Федор Завалишин

Федор Завалишин (Федор Семен улы Завалишин, — ) — механика өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы, профессор (1966). РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе. 1946-1954 елларда Үзәк кара туфрак юлагының авыл хуҗалыгы ФТИдә (Воронеж) механикалаштыру бүлеге мөдире. 1954-1966 елларда Казан авыл хуҗалыгы институты машина-трактор паркыннан файдалану һәм аны ремонтлау кафедрасы мөдире, 1966 елдан Воронеж авыл хуҗалыгы институтында шул ук вазыйфада. Авыл хуҗалыгында җитештерү процессларын һәм операцияләрен проектлауның теоретик нигезләрен һәм ысулларын эшкәртүгә караган фәнни хезмәтләр авторы.