Федор Зигмунд
Федор Зигмунд (Фөдор Франц улы Зигмунд, — ) — механика һәм җылылык алмашу өлкәләрендә галим, техник фәннәр докторы (1968), профессор (1970). Казан химия технология институтында: тәҗрибәханә мөдире (1937-1940), сугыш кирәк-яраклары факультеты деканы (1940-1943), процесслар һәм аппаратлар, һидравлика һәм гомуми химия технологиясе (1943-1947), процесслар һәм аппаратлар (1954-1956) кафедралары мөдире. 1972-1977 елларда Казан төзүче-инженерлар институтының җылылык алмашу кафедрасы мөдире.