Фирдания Хәйруллина

Хәйруллина Фирдания Шәрипҗан кызы - театр артисты.

1953 елның 15 маенда Олы Әтнә авылында дөньяга килгән.

1970 елда Казандагы ГПТУ-42гә тегүчелек буенча укырга керә, соңрак 8 нче номерлы фабрикада тегүче булып эшли.

Озак еллар Әтнә үзәк район хастаханәсендә санитарка булып эшли.

2013 елдан Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында артист.

Башкарган рольләре

Дилфүзә - Р.Батулла “Кичер мине, әнкәй"

Бәллүр - “Киек каз юлы”

Кадрия - А.Абдуллин “Унөченче председатель”

Х.Вахит “Ике килен килендәш”

Рәмзия - Х.Вахит “Күк капусы ачылса”

Нәфига - М.Әмир “Миңлекамал”

Гувернантка - К.Тинчурин "Американ"

Искәрмәләр