Фоат Зиннуров
Фоат Канафиевич Зиннуров (1959 елның 10 мае, Ямаширмә авылы, Биектау районы, Татарстан АССР, ССРБ) — педагогика фәннәре докторы, профессор[1]. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты башлыгы (2008 елдан). Полиция Генерал-майоры (2011).
Тәрҗемәи хәле
Фоат Зиннуров 1959 елның 10 маенда Татарстанның Биектау районы Ямаширмә авылында туа. 1976—1977 елларда «Вакууммаш» җитештерү берләшмәсендә слесарь-инструментальщик булып эшли. 1977 елдан1979 елга кадәр Карелиядә ССРБ ДИК чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.
Хезмәтен тәмамлаганнан соң, 1979 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетына (КДУ) укырга керә. 1984 елда, университетның юридик факультетын тәмамлап, Брежнев (хәзерге Яр Чаллы) шәһәренең Автозавод районы эчке эшләр бүлегенә кадрлар һәм һөнәри әзерлек буенча өлкән инспектор булып эшкә керә. 1999 елда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының кадрлар һәм тәрбия эшләре идарәсе башлыгы итеп билгеләнә. 2004—2008 елларда Фоат Зиннуров Эчке эшләр министры урынбасары — ЭЭМ Кадрлар идарәсе башлыгы булып эшли.
2005 елда Казан федераль университетында «Функцияләүнең югары куркынычы булган төркемдәге төрле мөнәсәбәтләр үзенчәлеге» темасына психология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[2].
2008 елның 7 октябрендә Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев указы белән Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты башлыгы итеп билгеләнә[3]. 2009 елның 10 ноябрендә «милиция генерал-майоры» исеме бирелә, ә 2011 елның 26 июлендә Россия Эчке эшләр министрлыгы реформасыннан соң «полиция генерал-майоры» исеме бирелә[4].
2012 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында «Социаль-мәдәни мохит шартларында яшүсмерләрнең девиант тотышын педагогик профилактикалау һәм коррекцияләү» темасына педагогик фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[5].
2020 елның 17 июнендә Фән һәм югары белем бирү министрлыгы боерыгы белән Фоат Зиннуровка «профессор» дигән мактаулы исем бирелә[6].
Бүләкләр
- Почет Ордены
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен » ордены медале
- «Иҗтимагый тану» Көмеш йолдыз ордены
- «Дуслык» Ордены
- Исемле бүләкләү коралы — Макаров пистолеты белән бүләкләнгән.
- 2023 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале ― республикада физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен [7]
Китаплар һәм басмалар
- Основные направления совершенствования подготовки кадров в казанском юридическом институте МВД России в условиях реформирования органов внутренних дел / Зиннуров Ф.К. // Вестник Казанского юридического института МВД России. 2012. № 2 (8). С. 16–18.
- Профилактика и коррекция девиантного поведения детей и подростков в новых социально-культурных условиях XXI века / Зиннуров Ф.К. // монография / Ф. К. Зиннуров. Казань, 2012.
- Педагогическая коррекция начальной стадии девиантного поведения подростков / Зиннуров Ф.К., Красильников В.И., Гайфутдинова А.М. // Вестник Казанского юридического института МВД России. 2014. № 2 (16). С. 6–13.
- «Зеленая» зона: реальность или провокация (практика противодействия радикализации осужденных в местах лишения свободы в Республике Татарстан) / Усманов И.М., Зиннуров Ф.К. // Вестник Казанского юридического института МВД России. 2019. № 1 (35). С. 62–69.
- Особенности работы с электронными носителями как источниками доказательств при проведении следственных действий / Зиннуров Ф.К., Хайруллова Э.Т. // Вестник Казанского юридического института МВД России. 2018. № 2 (32). С. 274–278.
Искәрмәләр
- ↑ Зиннуров Фоат Канафиевич. кюи.мвд.рф. Архивировано 9 октябрь 2020 года.
- ↑ Фоат Канафиевич Зиннуров. Специфика межличностных отношений в группе с повышенной опасностью функционирования. — 2005. — С. 177.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 07.10.2008 г. № 1449 (рус.). Президент России.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 26.07.2011 г. № 992 (рус.). Президент России.
- ↑ Фоат Канафиевич Зиннуров. Педагогическая профилактика и коррекция девиантного поведения подростков в условиях социокультурной среды. — 2012. — С. 431.
- ↑ Министерство науки и высшего образования Российской Федерации. minobrnauki.gov.ru. Архивировано 13 октябрь 2020 года.
- ↑ Миңнеханов Фоат Зиннуровны «ТР алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләде. Татар-информ, 6.05.2023
Сылтамалар
- Фоат Зиннуров РФ ЭЭМ Казан юридик институты сайтында 2020 елның 9 октябрь көнендә архивланган.