Франка Бателич
Тәрҗемәи хәле
Франка Бателич 1992 елның 7 июнендә Хорватиянең Риека шәһәрендә Ингрид һәм Дамир Бателич гаиләсендә туа. Өч яшьтән җырлый башлый. 2007 елда Showtime шоуының беренче мизгелендә көчен сынап карый, финалга кадәр барып җитә һәм җиңә. Шоуда җиңгәннән соң Бателич Hit Records лейблы белән контракт төзи, анда аның «Ovaj Daj» җиңү синглы рәсми рәвештә чыгарыла. 2018 елның февралендә Франканың Хорватия исемнән Евровидение 2018 дә «Crazy»[2][3] җыры белән чыгыш ясаячагы билгеле була. Франка 8 майда конкурсның беренче ярымфиналында җырлаган.
Искәрмәләр
- ↑ выгрузка данных Freebase — Google.
- ↑ It's official: Franka will represent Croatia at Eurovision 2018 with "Crazy" | wiwibloggs (en-US), wiwibloggs (2018-02-13). 9 март 2018 тикшерелде.
- ↑ Video: Franka - Crazy - Croatia - Official Music Video - Eurovision 2018 - Eurovision Song Contest Lisbon 2018. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2018.