Франсуа Жирардон

Франсуа Жирардон ( фр. François Girardon, Франсуа́ Жирардо́н ; 17 март, 1628 ел - 1 сентябрь 1715 ел ) — француз скульпторы .

Биографиясе

Франсуа Жирардон Л. Максьер һәм Ф. Ангье (ru) укучысы. 1648–1650 елларда сәнгать белемен Римда Дж. Бернинида (en) тәмамлаган. 1651 елда Парижга әйләнеп кайткач, ул вакытта француз сәнгате эшендә кодрәтле булган рәссам Ш. Лебренның (fr) ышанычын яулый, нәтиҗәдә, аның зур техник осталыгы һәм тышкы эффекты булган, ләкин тирәнлеге булмаган, Людовик XIV чорында хакимлек иткән театр зәвыгында башкарган заказлары күп була. Италиядән кайткач, аның беренче әсәрләре Во-ле-Виконт (ru) замогында куела. 1663–1664 елларда Жирардон Луврдагы Аполлон галереясының скульптура өлешен башкара.

1666 елдан Версальдә бик күп эшли. Монда «Плутонның Прозерпинаны урлавы» скульптура төркеме (Король Сарае паркында Мансара Колоннадасы , 1677), «Аполлон һәм нимфалар» скульптура төркеме (1666–1673), «Нимфаларның коенуы» (1675), «Персефонаны урлау» скульптура төркеме (1677—1699), «Франциянең Испанияне җиңүе» (1680—1682), «Кыш» скульптурасы (1675—1683) һ. б. булдырылган.

undefined

Скульпторның иң яхшы әсәрләре арасында — Париждагы Вандом мәйданын (ru) бизәп торучы, 1789-1799 еллардагы Бөек француз революциясе вакытында юкка чыгарылган, Людовик XIVнең ат өстендәге сыны (1683, кечерәйтелгән бронза моделе Луврда, Парижда саклана); Лебрен рәсеме буенча ясалган кардинал Ришельёга (ru) кабер ташы (1675—1694 еллар, Сорбонна (ru) чиркәвендә, Париж); Конти принцессасының кабер ташы (1672-1675 еллар); «Анхиз һәм Эней» төркеме һәм Луврдагы Аполлон залының скульптура бизәкләре.

Әдәбият

  • Жирардон, Франсуа // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.

Тема буенча өстәмә