Франциянең Көньяк һәм Антарктик территорияләре
Франциянең Көньяк һәм Антарктик территорияләре (фр. Terres australes et antarctiques françaises, TAAF, тулы исем Territoire des Terres australes et antarctiques françaises) — Франциянең аерым диңгезарты административ-территориаль берәмлеге. Амстердам архипелагы, Крозе утраулары, Кергелен архипелагы, Эпарсе утраулары һәм Аделя җиреннән гыйбарәт. Халыкара җәмгыять Франциянең Аделя җиренә хокукларын танымый.
Тарих
1774 елда Франция Кергелен архипелагын үз биләмәсе дип игълан иткән. 1892 елда Глорьез утравы Франция милке булып киткән. 1897 елның октябрендә Бассас-да-Индия, Европа һәм Жуан-ди-Нова утраулары Франция составына кертелгәннәр. 1924 елда Сен-Поль һәм Амстердам утраулары Мадагаскар (ул вакытта Франция колониясе) составына күчерелгәннәр, әмма 1955 елда утраулар кире Франциягә күчкәннәр; Кергелен, Крозе архипелаглары һәм Аделя җире белән бергә алар диңгезарты биләмә итеп игълан ителгәннәр һәм административ мөхтәрияткә ия булганнар.
Административ бүленеш
| округ | Административ үзәк | Халык саны, кеше | Мәйдан, км² | ||
|---|---|---|---|---|---|
| Кыш | Җәй | ||||
| Сен-Поль һәм Амстердам утраулары | Мартин-де-Вивье | 25 | 45 | 61 | |
| Крозе утраулары | Альфред-Фор | 25 | 45 | 352 | |
| Кергелен архипелагы | Порт-о-Франсэ | 70 | 110 | 7215 | |
| Аделя җире | Дюмон-д’Юрвиль | 30 | 110 | 432 000 | |
| Эпарсе утраулары | Сен‑Пьер | — | — | 38,6 | |
| ФКАТ | Сен‑Пьер | 150 | 310 | 439 781 | |
| Чыганак: Organigramme des Terres australes et antarctiques francaises 2013 елның 3 декабрь көнендә архивланган. [фр.] | |||||
Искәрмәләр
- ↑ (Аделя җирен исәпләмичә)