Франц Баллод
Франц Баллод (лтш. Francis Balodis, 7 август 1882[1] — 8 август 1947[1] (65 яшь)) — археолог, сәнгать белгече, тарих фәннәре докторы (1926). 1913-1919 елларда Мәскәү университетының Мисыр белеме кафедрасы мөдире. 1919-1922 елларда Казан университеты профессоры. 1924 елдан Латвиядә мөһаҗирлектә. 1924-193? елларда Латвия университетында: тарих-филология факультеты деканы (1929-1931 һәм 1933-1937), проректор (1931-1933); Латвиянең Һәйкәлләр идарәсе рәисе (1932-1940). СССР Латвияне басып алгачтын Стокһолмга күченә. Элекке Алтын Урданың Сарай-Бату, Үкәк шәһәрләрендә археологик казу эшләрен оештыручы; Алтын Урда, Борынгы Мисыр тарихлары һәм мәдәниятләре турында фәнни хезмәтләр авторы.[2]
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #117765686 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В