Фәйрүзә Шәйдуллина

Фәйрүзә Динислам кызы Шәйдуллина (баш. Шәйҙуллина Фәйрүзә Динислам ҡыҙы; туган 1951 елның 20 мартында) — совет һәм Россия җырчысы (меццо-сопрано), хормейстер. Башкортстан Республикасының халык артисты (1992 ел), Башкорт АССРның атказанган артисты (1975 ел)[1].

Тормыш юлы

1951 елның 20 мартында Башкорт АССРның Илеш районы Лаяшты авылында туган. Сигез еллык белемне Ишкәр авылында ала.

1965 елда Уфадагы 2 нче педагогика укуханәсенә укырга керә һәм аны 1969 елда тәмамлый. Шул ук елны Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе хорында эшли башлый.

1976 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының хор дирижёрлыгы бүлеген (М. А. Букатова классы) читтән торып тәмамлый[1].

Профессиональ юлы:

  • 19691992 еллар — Башкорт дәүләт филармониясенең Хор капелласы солисты;
  • 19921999 еллар — Хор капелласы дирижёры;
  • 19992002 еллар — Хор капелласының педагог-репетиторы;
  • 20022003 еллар — Башкорт дәүләт филармониясенең концерт эшчәнлеге буенча директор урынбасары;
  • 20032004 еллар — Хор капелласы дирижёры;
  • 2004 елдан — Башкорт дәүләт филармониясенең концерт эшчәнлеге буенча директор урынбасары;
  • 2008 елдан — филармониянең труппа мөдире;
  • 20082016 еллар — Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының иҗади проектларында музыкаль җитәкче[1].

Гастроль эшчәнлеге

Каракалпак АССРда БАССР әдәбияты һәм сәнгате көннәре (1976), Якут АССРда (1978), Татар АССРда (1989), Чуваш АССРда БАССР мәдәнияте көннәре (1981), ГДР (Галле ш., 1986), Мәскәүдә Башкортстан Республикасы көннәре (1997, 2007), Төркиядә (Истанбул ш., 2008, 2009), Оренбург өлкәсендә БР мәдәнияте көннәре (Оренбург ш., 2007). Россия шәһәрләре буенча даими гастрольләрдә була[1].

Иҗаты

Хор капелласы солисты буларак, Фәйрүзә Шәйдуллина башкорт һәм дөнья классикларының танылган әсәрләрендә әйдәп баручы партияләрне башкара.

Төп соло партияләре:

  • «Алыҫтағы йондоҙ» («Ерактагы йолдыз») — Ш. Ш. Ибраһимов (К. Даян шигыренә);
  • «Әсә һүҙҙәре» («Ана сүзләре») — З. Г. Исмәгыйлов (Р. С. Назаров шигыренә);
  • «Пять размышлений» — С. А. Низаметдинов (Р. Я. Гарипов шигыренә);
  • В. А. Моцартның Реквиемы.

Җырчының репертуарында башкорт һәм татар халык җырлары («Әлмәлек», «Минем Ватаным» һ.б.) зур урын алып тора. Гастрольләр белән Россия шәһәрләрендә, ГДРда (Галле, 1986), Төркиядә (Истанбул, 2008, 2009) чыгыш ясый.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 Шайдуллина Файруза Динисламовна. Башкирская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.