Фәрхат Арыҗан
Тәрҗемәи хәле
Карьера
Файл:2015 European Artistic Gymnastics Championships - Parallel bars - Ferhat Arican 06.jpg
Фәрхат Арыҗан 2015 елда Европа чемпионатында
Арыҗан гимнастика белән 10 яшендә шөгыльләнә башлый[3].
Сингапурда узган 2010 елгы яшүсмерләр Олимпия уеннарында ул, таянып сикерүдә монгол Ганбатын Эрденебольдка гына оттырып, көмеш медаль яулый[4]. Ул 2013 елда Мәрсинда узган Урта диңгез уеннарында параллель брусьяларда бакыр медаль яулый[5][6].
2008, 2013 һәм 2014 елларда параллель брусьяларда Арыҗан артыннан өч яңа элемент беркетелә. Шулай итеп, Фәрхат Арыҗан аның хөрмәтенә берьюлы өч элемент аталган беренче гимнаст була[3].
2014 елның августында Төркиянең Милли олимпия комитеты Арыҗанны 2016 елда Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарында медальләр өчен көрәшәчәк җыелма команданың өмете дип атый[7]. 2016 елның апрелендә узган Олимпия сайлап алу ярышларында 11 нче урынны алган Арыҗан 2016 елгы Җәйге Олимпия уеннарында катнашу хокукын ала. Шулай итеп, 108 ел эчендә беренче тапкыр ир-ат гимнаст Төркияне Олимпия уеннарында тәкъдим итә (соңгысы — 1908 елда Госман империясен тәкъдим иткән Алеко Мулос)[8].
2018 елда украиналы Евгений Козин Фәрхат Арыҗанның шәхси тренеры була[2]. 2019 елның гыйнварында Арыҗан Гёзтепедан клубка күчә[9].
2019 елда Минскта узган Европа уеннарында Арыҗан параллель брусьяларда бакыр призёр була һәм абсолют беренчелектә тугызынчы урынны ала[10].
Арыҗан 2020 елда Мәрсинда узган Европа чемпионатында параллель брусьяларда беренче алтын медаль яулый[11]. 2021 елда Базелда узган Европа чемпионатында параллель брусьяларда янәдән алтын медаль яулый[12]. Шул ук вакытта ярышларга өч атна калганда ул COVID-19 уңай тест ала, әмма турнир алдыннан дәваланып, формага керә ала[2].
Казанышлар
Искәрмәләр
- ↑ Ferhat Arıcan // https://www.olympedia.org/athletes/136142
- ↑ 1 2 3 ARICAN Ferhat - FIG Athlete Profile (ингл.). FIG. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июль 2021. Архивировано 6 март 2021 года.
- ↑ 1 2 Ferhat Arıcan hedef büyüttü. NTVSpor.net (24 Ekim 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 Ekim 2014. Архивировано из оригинала 5 Ocak 2015 года.
- ↑ Alkışlar Arıcan’a. Hürriyet (2 Eylül 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 Ekim 2014. Архивировано из оригинала 25 Ekim 2014 года.
- ↑ Ferhat'tan bronz madalya geldi. Sporx (24 Haziran 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 Ekim 2014. Архивировано из оригинала 25 Ekim 2014 года.
- ↑ 2013 Akdeniz Oyunları'nda Milli Sporcumuz Ferhat ARICAN'dan Paralel Aletinde Bronz Madalya. Youtube (24 Haziran 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 Ekim 2014. Архивировано 21 декабрь 2017 года.
- ↑ TMOK 16 "altın" çocuğunu belirledi. Anadolu Ajansı (19 Ağustos 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 Ağustos 2014. Архивировано из оригинала 18 Mayıs 2015 года.
- ↑ Ferhat Arıcan’dan Tarihi Başarı. GSB (17 Nisan 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 Mayıs 2016. Архивировано из оригинала 14 Mayıs 2016 года.
- ↑ Milli cimnastikçi Ferhat Arıcan Göztepe'de. TRT Spor (17 Ocak 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 Nisan 2020. Архивировано из оригинала 24 Nisan 2020 года.
- ↑ Celkan, Mehmet Fatih. Avrupa Oyunlarında 4 Final 2 Madalya (төр.). www.tcf.gov.tr. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июль 2021. Архивировано 14 июль 2021 года.
- ↑ Ferhat Arıcan Avrupa Şampiyonu oldu (төр.). www.trthaber.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июль 2021. Архивировано 3 июль 2021 года.
- ↑ Milli cimnastikçi Ferhat Arıcan, Avrupa şampiyonu oldu (төр.). www.aa.com.tr. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июль 2021. Архивировано 14 июль 2021 года.