Фәрәҗ Караев

Фәрәҗ Кара улы Караев (19 декабрь 1943, Баку, Азәрбайҗан ССҖ, ССРБ ) — Азәрбайҗан көйязары, Азәрбайҗан халык артисты (2018), Мәскәү дәүләт консерваториясенең профессоры (1998). Вакытлыча Казан дәүләт консерваториясендә укыткан.

Тәрҗемәи хәле

  • 1943 елның 19 дикәберендә азәрбайҗан көйязары Кара Караев гаиләсендә дөньяга килә.
  • 1966 елда үзенең атасы классы буенча Азәрбайҗан дәүләт консерваториясенең композиция факультетын кызыл диплом белән тәмамлый. Шунда ук атасы классы буенча аспирантурага да 1971 елда ирешә.
  • 1966-2003 елларда Азәрбайҗан дәүләт консерваториясендә композиция, полифония, инструментовка фәннәрен укыта.
  • 1980—1994 елларда ВаКаRА-ENSEMBLE (Баку) җитәкчесе.
  • 1991 елдан башлап Мәскәү һәм Бакуда яши.
  • 1991—1992 елларда А. Крупп исемендәге мәдәният бүләгенә (Эссен, Германия) лаек була.
  • 1994 елда профессор дәрәҗәсенә ирешә.
  • 1995 елдан алып Yeni Musiqi берләшмәсенең президенты.
  • 1999 елдан алып - Мәскәү дәүләт консерваториясенең музыка теория бүлеге профессоры, инструментламә курсын алып бара.
  • 1994—1996 елларда Заманча музыка берләшмәсенең (АСМ) вице-президенты.
  • 2003-2005 елларда Казан дәүләт консерваториясенең композиция бүлеге профессоры.
  • 2018 елның 27 маенда Азәрбайҗан Президенты тарафыннан Азәрбайҗан халык артисты исеме бирелә.

Гаилә

  • Зөләйха - апасы.[1]
  • Адҗар - улы, педиатр булып эшли.
  • Мәдинә - кызы, Мәскәү телевидение институтын тәмамлаган.[2]

Искәрмәләр

  1. ↑ Рауф Фархадов. [http://www.karaev.net/t_int_yol_2019-1.pdf Беседы о музыке Рауф Фархадов – Фарадж Караев]. 2020-10-19.
  2. ↑ Надежда Исмайлова. «Стрелец», гуляющий сам по себе. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 октябрь 2020.