Фәүзия Ибраһим
Фәүзия Ибраһим (1887-1985) - татар мөгалимәсе, журналист. Атасы - данлыклы татар сәясәтчесе, дин әһеле Габдрәшит Ибраһимов. Берлин университетында белем алган. 1917 елда Берлин шәһәреннән Төркиягә күченеп килә, 1920 елда Топкапыда әтисе төзегән мәктәптә укыта һәм озак еллар дәвамында мөдирлек итә. «Asar-i Nisvan» («Kadın Yazıları») журналына, Томск шәһәрендә дөнья күргән «Сибирия» газетасына, «Шура» журналына мәкаләләр яза. 1909 елда Казан шәһәрендә «Аш остасы. Ханымнарга һәдия» исемле китабы басыла. 1915 елда ул кабат басыла. 1918 елда Берлинда татарларны гарәп графикасы нигезендә укырга өйрәтү өчен «Әлифба» китабы басылып чыга.
Чыганаклар
- Педагог, журналист һәм мәгърифәтче Фәүзия Габдрәшит кызы Ибраһим эшчәнлеге Л. Р. Мортазина, "Гасырлар авазы - Эхо веков", 2022/№1