Хави
Ха́ви Эрна́ндес (tat.lat.Xavi Ernandes, кат. Xavier Hernández i Creus [ˈʃaβi ərˈnandəz i ˈkɾɛws] ; 25 январьдә 1980, Террасса) — Испания футболчысы, мәшһүр "Барселона" клубы уенчысы, Испания футбол җыелмасының үзәк ярым сакчысы.
Хави — Дөньякүләм чемпионы (2010), Европа чемпионы (2008, 2012), Олимпия уеннары 2000 көмеш медале иясе. Барселона клубы символларының берсе. Испания чемпионатында катнашуы рекордсмены.
"Барселона" составында алты тапкыр Испания чемпионы кубогына ия булды. Хави — өч мәртәбә Чемпион Лигасының җиңүчесе (2005/06, 2008/09, 2010/11), иң яхшы Европа футболчысы (2008).
Хави Казанда
Хави ике тапкыр "Барселона" составында Казанда Рубин каршы Чемпион Лигасында уйнады (2009, 2010). Уеннар исәбе: 0:0, 1:1. 2009 елның ноябрендә «Рубин» "Камп Ноу" стадионында мәшһүр, җиңелми торган "Барселона"ны 1:2 исәбе белән җиңде.
Тышкы сылтамалар
- Рәсми сәхифәсе 2012 елның 18 апрель көнендә архивланган.