Халет Чамбел
Халет Чамбел (төр. Halet Çambel; 1916 елның 27 августы — 2014 елның 12 гыйнвары) — төрек археологы һәм фехтовкалаучысы. Олимпия уеннарында катнашкан беренче мөселман хатын-кыз[3].
Тәрҗемәи хәле
Халет Чамбел 1916 елның 27 августында Берлинда туа. Әтисе Хәсән Җәмил Бәй — хәрби атташе, Мостафа Ататөркнең дусты. Әнисе Чамбел, Рәмзия Ханым, ул вакытта Германиядә Госман империясе илчесе вазыйфасын биләгән Бөек Визир Ибраһим Хаккының кызы була.
Халет Чамбел кызлар өчен Арнавуткёй америка мәктәбендә укый (соңрак бу мәктәп Роберт көллияте исемен ала). Мәктәптә укыганда фехтовкалау белән шөгыльләнә башлый. 1933—39 елларда Париж университетында археологияне өйрәнә. 1940 елдан Истамбул университетында ассистент булып эшли. 1944 елда докторлык дәрәҗәсен ала. Ике ел дәвамында Германиядәге Саар университетында чакырылган профессор буларак эшләгән. 1984 елда эмерит вазифасын ала[4].
1936 елгы Олимпия уеннарында рапираларда фехтовкалау буенча Төркия өчен чыгыш ясый[5]. Олимпия уеннарында катнашкан беренче мөселман хатын-кыз дип санала[6].
Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, Истанбул университетында археология укыткан алман архитекторы Хельмут Боссертта укый. Алар бергә безнең эрага кадәр уникенче гасыр җирлеге булган Каратепта казу эшләрен алып баралар, шулай ук казуларда Бахадыр Алкым катнашкан[4].
Халет Чамбел Төркиянең мәдәни мирасын саклау өчен чыгыш ясаган. Джейхан елгасындагы дамба төзелешенә каршы чыгыш ясаган, чөнки бу археология өчен кыйммәтле территорияләрне су басуга китерергә мөмкин булган. Су басуны булдырмас өчен, Чамбел хакимиятне су дәрәҗәсен киметергә кирәклегенә күндерә ала[7].
2004 елда Чамбел принц Клаусның Голландия премиясе белән бүләкләнә[4].
2014 елның 12 гыйнварында Истанбулда вафат була[8].
Шәхси тормыш
Олимпия уеннарыннан кайткач, Чамбел журналист һәм архитектор Наил Чакырхан белән таныша[4]. Чамбел һәм Чакырхан 70 елга якын, Наил Чакырхан вафат булганчы бергә яшәгәннәр.
Искәрмәләр
- ↑ Halet Çambel // https://pantheon.world/profile/person/Halet_Çambel
- ↑ выгрузка данных Freebase — Google.
- ↑ Halet Çambel - obituary - Telegraph
- ↑ 1 2 3 4 Karatepe-Aslantaş Azatawitaya ve Halet Çanbel
- ↑ Halet Çambel Olympic Results. Архивировано 2 ноябрь 2012 года.
- ↑ New fields to conquer for Muslim sportswomen, archived from the original on 2021-10-19, retrieved 2021-05-07
- ↑ An archaeologist digs through her life
- ↑ Arkeolog Halet Çambel vefat etti