Харис Исхаков
РУВИКИ проектының татар бүлегендә Исхаков фамилияле башка кешеләр турында да мәкаләләр бар
Харис Исхаков (Харис Исхак улы Исхаков, — ) — җылылык технигы, техник фәннәр докторы (1991), профессор, эчке хезмәт полковниге, язучы. Түбән Новгород татарлары гаиләсеннән. Химик саклану хәрби акадеимясендә, Югары янгын сүндерүчеләр-мөһәндисләр мәктәбендә, РФ Гадәттән тыш вазгыятьләре минстрлыгының Дәүләт янгынга каршы көрәш академиясендә (өчесе дә — Мәскәү) укыткан. Иң мәшһүр әсәре − «Пушкин һәм дин» (1998) әсәре.