Харис Хөснетдинов

Харис Хөснетдинов - актер. 1974 елның 30 сентябренда ТАССРның Саба районы Кече Мирәтәк авылында туа. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый. 1998 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый. Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелде.

Театрда кайбер сәхнәләштергән рольләре

  • Әхмәдулла - Утка очкан күбәләктәй…
  • Рәхимҗан - Полиционер
  • Әскәр - Акча бездә бер букча
  • Карт Адаш - Өч аршын җир
  • Кәрим Тинчурин, Касыйм - Гөләндәм туташ хатирәсе
  • Хөсәен, Исфат, Карт, Шәүкәт - Алай түгел, болай ул
  • Мөҗавир - Соңгы әсәр
  • Булат - Беренче мәхәббәт
  • Мөдәррис Әхәтович - Эх, алмагачлары!
  • Шрек - Шүрәле-online
  • Сим-сим - Али баба һәм өч карак
  • Миндар - Өти балак Гөлүзә
  • Альберт - Күрәсем килгән иде…
  • Әхмәт - Бер күрешү – үзе бер гомер!
  • Гилденстерн - Гамлет. Күренешләр
  • Ирек - Мәхәббәт чишмәсе
  • Наил - Шәкүр карак
  • Ләви, Йосыфның вәзире - Йосыф-Зөләйха
  • Илмар - Ничек кияүгә чыгарга?
  • Садри - Сакла, шартламасын!
  • Әхмәт - Гөлшаян
  • Нурали Ширин - Соңгы риваять
  • Даруханә хуҗасы - Без барыбыз да кешеләр

Сылтамалар