Харишанкар Гыйбадәтханәсе
Шри Шри Харишанкар Дэвастхана(Калып:Орисса телендә), Һиндстанда, Ориссада Гандһамардан калкулыклары авышлыгында гыйбадәтханә. Ул табигать манзараларына һәм ике Һинд дине Ходаена Вишну һәм Шивага бәйле булу өчен мәшһүр. Изге урын буларак, гранит ятак буенча узучы агым белән ул кайбер зиярәт кылучыларга тынычлык хисе биргән. Гандһамардһан калкулыкларның каршы Нарсингнатх Гыйбадәтханәсе.[1] Ике гыйбадәтханә арасында платода борынгы Буддачылык корылмасы хәрабәләре табылган булган, алар борынгы Парималгири Университеты калдыклары дип санала.
Тарихы
Файл:Harishankar waterfall.JPG
Харишанкар Гыйбадәтханәсендә
Харишанкар Ходае 14-енче гасырда Көнбатыш Ориссаның Чаухан династиясе патшасы тарафыннан табылган булган. Шул вакыттан бирле, бу Ходайга табыналар. 12-енче гасыр белән даталанган биюче Ганеша табылган булган. Гыйбадәтханә шул вакытта Махараджа Ваиджиял Дэв Чаухан патшабикәсе Дурлабха Дэви әмере буенча төзелгән булган.
Фестивальләр
- Барлык Экадаши, Санкранти
- Шивратри
- Макар Санкранти
- Маагһа Мела
Урнашуы
Ул Одишада, Балангир районында урнашкан. Иң якын тимер юл станциясе Харишанкар Юлы ул гыйбадәтханәдән бары тик 32 км ераклыкта. Гыйбадәтханәдән тимер юл станциясенә кадәр регуляр рәвештә такси йөри.
Шулай ук карарга мөмкин
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
- Odisha Tourism
- Odisha Government
- scenery of the place which attracted two Lords to stay together
- Report on archaeological survey
- ↑ orissa tourism-Harishankar. orissadiary.com. — «on its opposite is the temple of Nrusinghanath.» Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2013. Архивировано 16 октябрь 2012 года.