Хван де Эррера

Хван де Эррера де Малианьо (исп. Juan de Herrera de Maliaño) – Азаккы Яңарыш чоры Испания архитекторы, математик, төзелеш сәнгатенең «эрререско» төренә нигез салучы.

1550-елларда Испания армиясендә хезмәт итә; 1563 елдан архитектор эшендә. 1584 елдан Испаниянең Математика академиясе директоры. Игътибарга лаек эшләре: Эскориал кәшишханәсе (1563-1584 еллар, 1984 тән ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты), Толедо әлкасарының төньяк фасады (15??), Толедо рәтүше бинасы (1575), Сеговия шәһәрендәге тәңкәханә (1583), Севильдәге Индияләр архивы (1583, 1987 дән ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты), Мадридтагы Сеговия күпере (1582-1584), Вальядолид җәмигы (1589). Математикага, геометриягә һәм архитекторияткә караган фәнни хезмәтләр авторы.

Искәрмәләр

  1. Juan de Herrera // Encyclopædia Britannica (ингл.)