Хессельгрен Керстин
Тәрҗемәи хәле
Керстин Хессельгрен Торсакерда (Гестриклинд) табиб Густав Альфред Хессельгрен һәм Мария Маргарет Уорн гаиләсендә туган. Бер тапкыр да кияүдә булмаган.
Башта аны өйдә гувернантка укыткан, соңрак Швейцариядә укый. 1895 елда ул Упсала шәһәрендә фельдшерлар курсын, 1896 елда Стокгольмда укытучылар мәктәбен тәмамлый; 1905 елда Бедфорд көллиятендә санитария инспекторы таныклыгы ала.
1912-1934 елларда Керстин Хессельгрен Стокгольмда санитария инспекторы һәм мәктәп ашханәсе инспекторы (1909-1934) булып эшли. Башта Хессельгрен табиб булырга тели, бу белгечлек белән шөгелләнер өчен нык сәламәтлек кирәк икәнен аңлап, икенче һөнәр сайлый. Керстин санитар инспектор булырга карар итә, шулай итеп ул башкала кешеләрнең яшәү шартларын, саулыгын яхшыртуга үз өлешен кертә ала. Ул вакытта эшчеләрнең яшәү шартлары куркыныч була, Керстин аларны якшыртуга ирешә, шул сәбәпле аны сәяси даирәләрдә дә хөрмәт итә башлыйлар.
1906-1913 елларда Керстин Швеция мәктәп укытучылары җәмгыяте рәисе була. 1913-1934 елларда ул эшче хатын-кызлар белән идарә итү директоры була. 1906 елдан бирле, Швеция җәмгыяте һәм дәүләте өчен бик күп эш башкара.
Сәяси эшмәкәрлеге
1918 елда Хессельгрен Иллис Кворумын ала, 1921 елда беренче биш хатын-кыз Швеция парламентына сайлана. Нелли Тюринг, (социал-демократ), Агда Остлунд (социал-демократ) Элизабет Тамм (либерал), Берта Велин (консерватор) түбән палатага сайлана. Хессельгрен парламентның Югары палатасында бердәнбер хатын-кыз була. 1922-1923 елларда ул үзен либераллар партиясеннән, 1923-1937, 1937-1944 елларда азат депутат дип белдерә.
1939-1944 елларда ул парламентның икенче законнар чыгару комитеты рәисе урынбасары була.
Керстин Хессельгрен , парламент югары палатасында бердәнбер хатын-кыз булганлыктан, үзен бөтен Швеция хатын-кызларының вәкиле дип исәпли. Хессельгрен гендер (җенесләр хокукы) һәм социаль мәсьәләләр белән актив шөгыльләнә: ул хатын-кыз өчен бөтен сәяси өлкәләрдә дә юл ачылу, хатын-кыз эш хакын ирләрнеке белән тигезләү, җенси тәрбияне канунлаштыру, туымны контролдә тоту, абортлар өчен җазаны киметү өстендә эшли. Бу эшмәкәрлеге аңа илдә киң танылу китерә һәм бу мәсьәләләргә Швецияда күп игътибар бүленә башлый. Бу идеяләрнең күбесе остазы Эмилия Бруме тәэсирендә үсә.
Хессельгрен Стокгольмда 90 яшендә вафат була. Гетеборг университеты Керстин Хессельгрен хөрмәтенә читтән килеп эшләүче профессор урыны (Visiting Professorship) булдыра. Ул күренекле социаль һәм гуманитар фәннәр өлкәсендә эшче хатын-кыз тикшеренүчеләргә бирелә[18].
Сылтамалар
- Stig Hadenius, Torbjörn Nilsson & Gunnar Åselius (1996). Sveriges historia. Borås: Bonnier Albs. ISBN 91-34-51857-6.
- Tvåkammarriksdagen 1867-1970 (Almqvist & Wiksell International 1990), band 4, s. 96-97
- Nordisk familjebok / Uggleupplagan. 36. Supplement. Globe — Kövess
- Kerstin Hesselgren, urn: sbl:12947, Svenskt biografiskt lexikon (art av Ruth Hamrin-Thorell), hämtad 2015-05-02.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 http://www2.ub.gu.se/kvinndata/portaler/rostratt/pdf/rostrattsfragan.pdf
- ↑ Elin Mathilda Elisabeth Wägner
- ↑ Nelly Maria Thüring
- ↑ Maria Elisabeth Aspman
- ↑ Ada Konstantia Nilsson 1872-09-21 — 1964-05-23
- ↑ Alva Myrdal 1902-01-31 — 1986-02-01
- ↑ Wilhelmina Natalia Frölander 1858-07-29 — 1951-12-29 Filantrop, folkbildare
- ↑ Elisabeth Tamm 1880-06-30 — 1958-09-23 Godsägare, rösträttskvinna, riksdagsledamot
- ↑ Elin Magdalena Sundberg 1880-08-30 — 1965-12-13 Nykterhetsaktivist, rösträttskvinna, lärare
- ↑ Hesselgren, Kerstin // Sveriges dödbok 1860–2017 (шевит.) — Sveriges Släktforskarförbund, 2018.
- ↑ 1 2 3 4 Kerstin Hesselgren (шевит.) — 1917.
- ↑ 1 2 3 4 5 Kerstin Hesselgren 1872-01-04 — 1962-08-19 Yrkesinspektör, feminist, riksdagsledamot
- ↑ 1 2 3 4 5 Hesselgren i Stockholm, Kerstin // Two-Chamber Parliament 1867-1970. — Т. 1. — С. 107.
- ↑ Kerstin Hesselgren (V) // Sveriges riksdag 1924 : porträttalbum (шевит.) — 1925. — С. 40. — 147 с.
- ↑ Kerstin Hesselgrens samling
- ↑ Torsåkers kyrkoarkiv, Gävleborgs län, Födelse- och dopböcker, SE/HLA/1010208/C/8 (1862-1874), bildid: A0014819_00179
- ↑ Hesselgren, Kerstin, f. 1872 i Torsåker Gävleborgs län, Skolköksinspektris // Folkräkningar (Sveriges befolkning) 1910 (шевит.) — Riksarkivet.
- ↑ Lundberg, Frida (11 February 2010). «Brittisk genusforskare på Kerstin Hesselgrenprofessuren». Nationella sekretariatet för genusforskning, Göteborgs universitet. Retrieved 28 May 2015