Хуҗа Әхмәт Габбас

Хуҗа Әхмәт Габбас (ингл. Khwaja Ahmad Abbas, һинди ख़्वाजा अहमद अब्बास, урд. خواجه احمد عباس‎, 7 июль 1914(19140707), Панипат, Пәнҗаб, Британ Һиндстаны — 31 май 1987, Бомбей, Һиндстан), һинд язучысы, кинорежиссер. Урду һәм инглиз телләрендә иҗат иткән. Һинд тормышына багышланган «Киләчәк - безнеке» (1945), «Инкыйлаб» (1954), «Канлы юл» (1980) романнар авторы; «Сукбай» (1951), «420 әфәнде» (1955) һ.б. филмнәрнең сценарий авторы. «Ганга» (1954), «Өч диңгез аръягына сәяхәт» (1957, В. Пронин белән) һ.б. филмнәрнең режиссеры.

Искәрмәләр