Ху Җинтау

Ху Җинтау (1942 елның 21 декабре, Тайҗоу, Җаңсу вилаяте, Кытай) — Кытай дәүләт эшлеклесе. 1964 елдан башлап Кытай коммунистик фиркасе әгъзасы. Бейҗиң университетын бетергән (1965). Хезмәт юлын Гәнсу вилаятендәге һидроэлектростанса төзелешендә башлаган. 1974 елдан Гәнсу вилаятендә төзелеш буенча фирка комитеты сзркәтибе, 1980 елдан фирка комитеты рәисе урынбасары, 1982 елдан Гәнсу вилаяте коммунистик яшьләр берлеге комитеты сәркатибе, 1984 елдан беренче сәркатибе, 1985 елдан Гуйҗоу вилаяте, 1988 елдан Тибет мохтар районы фирка комитеты сәркатибе. 1992 елдан Кытай КФ ҮК Сәяси бюросы даими комитеты һәм сәркәтибият әгъзасы итеп сайланган. Кытай КФ ҮК каршындагы фирка мәктәбе директоры (1993—2002), КХҖ Рәисе урынбасары (1998—2002), Кытай КФ ҮК хәрби шурасы рәисе урынбасары, КХҖ Үзәк хәрби шурасы рәисе урынбасары (1999—2002), рәисе (2004—2013). 2002 елның ноябреннән 2012 елга кадәр Кытай КФ ҮК баш сәркатибе. 2003—2013 елларда КХҖ Рәисе.

Искәрмәләр

  1. Internet Movie Database (ингл.) — 1990.
  2. Hu Jintao // Нәфис сәнгать архивы — 2003.
  3. 1 2 胡锦涛同志简历 [неопр.]人民日报, 2012.
  4. Record #84235525 // VIAF [неопр.] — Дублин (Огайо): OCLC, 2003.

Тышкы сылтамалар

Тема буенча өстәмә