Җияң Зымин

Җияң Зымин (кыт. 江泽民, 1926 елның 17 августы - 2022 елның 30 ноябре) — Кытай дәүләт эшлеклесе.

Шанхайдагы заводларда баш инженер урынбасары (1950-1955), Сталин ис. заводында (Мәскәү) стажер (1955-1956), Чәнчүн машиналар төзү заводында җиткәче вазыйфаларында (1956-1962), Ухан механика фәнни-тикшеренү институты директоры, механика министрлыгы тышкы эшләр идарәсе башлыгы (1962-1980), энергетика сәнәгате министры урынбасары, министр, Шанхай меры, Кытай КФ Шанхай шәһәр комитеты сәркатибе (1980-1989).  Кытай Халык Җөмһүрияте президенты (1993-2002), Кытай КФ ҮК баш сәркатибе (1989-2002), Кытай Үзәк хәрби шурасы рәисе (1990-2004).

Тема буенча өстәмә