Хәлим Искәндәрев
Хәлим Искәндәрев (Хәлим Фәттах улы Искәндәрев, — ) — журналист, педагог. «әл-Ислах», «Казан мөхбире», «Йолдыз», «Тормыш», «Ил» гәҗитләрендә һәм «Сәнәк» журналында басылган. 1918 елда «Ил теле» гәҗите мөхәррире. 1912 елдан укытучы эшендә: Уфада, Труйскидә, Тум педагогика техникумында (1926), Мәскәүдәге татар мәктәбендә (1927-1929), Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетында (1929-1934), Арча педагогика училещесындә (1940-еллар). 1948 елда советка каршы эшчәнлек алып баруда гаепләнеп, 10 елга хөкем ителә. Акланганнан соң (1956) Татарстан укытучылар хәзрлеген күтәрү институтында эшләгән.