Чабыртмалы тиф

Чабыртмалы тиф (тимгелле тиф) — эпидемик чабыртмалы тиф, кешенең кискен йогышлы авыруы. Rickettsia Prowazekii тудыра. Беренчел һәм рецидив (Брилл авыруы) чабыртмалы тифтан аерыла.

Авыру барышының чорлары

Башлангыч (4-5 көн), көчәю (4-12 көн), савыга башлау (2-4 атна). Чабыртмалы тиф йөртүчеләрнең (кием һәм баш бетләре) эчәкләреннән чыккан бүлендекне кеше тәнен тырнаганда аның лайлалы тирәсенә эләгүеннән йога. Тудыручылар кан тамырларының эндотелиаль күзәнәкләрен (некроз, тромбоз үсешә), нервы (менингоэнцефалит) һәм йөрәк‑кан тамырлары системаларын зарарлый. Инкубация чоры 6-21 көн дәвам итә.

Төп билгеләре

Тән температурасының 39-40°С кадәр күтәрелүе, тән тиресенә розеолезлы-петехиаль тимгел (чабыртма) таралуы, көчле баш авырту, психомотор ачулану һ.б. Диагностика өчен клиник-эпидемиологик һәм лаборатория (серологик) тикшерү мәгълүматлары кулланыла. Дәвалау медикаментоз (антибактериаль, кардиотроп, седатив һ.б. препаратлар).

Мөмкин өзлегүләр

Искәртү

Педикулезга каршы көрәш.

Сылтамалар

Төркемнәр