Чаллы вулысы

Чаллы вулысы (тат. چاللىٰ ۋولىٰسىٰ, рус. Мысово-Челнинская волость) — Уфа губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Трехсвят (Вятка губернасының Алабуга өязе), Күзкәй, Илбакты, Бәшенде-Останкау, Әхмәт, Бәтке вулыслары белән чиктәш булган (1890). 9 торак пунктта 8668 кеше яшәгән.[1] 1930 елда бетерелә, территориясе Чаллы районына кушыла.

Искәрмәләр