Чекистлар йорты (Казан)

Чекистлар йорты — Казанның Карл Маркс һәм Фукс урамнары кисешкән урында урнашкан, 1934-1936 елларда Д.М. Фөдоров проекты буенча төзелгән биш катлы торак йорт. Бу йортта 1967-1979 елларда Натан Рахлин, ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе Лев Столов, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе Леонид Аксентьев, ССҖБнең шәрәфле радисты Александр Беспальчик, ТР ФА академигы Тәлгать Сираҗетдинов яшәгәннәр.