Черемшанка

Черемшанка (рус. Черемшанка) - Иркутск өлкәсенең Залари районындагы татар авылы.

Тарих

Столыпин аграр реформасы барышында Уфа губернасының төньягыннан күченеп килгән татарлар тарафыннан 1910 елда нигезләнгән (башка чыганаклар буенча 1909 елда яки 1911 елда).

Харагун, Новометелкина авыллары һәм Хор-Бутырино участогы белән берлектә Черемшанка муниципаль берәмлегенә берләшкән.

Халык

1 гыйнвар 2012 ел - 309 кеше тора (80% татарлар).

Авыл турында

Авылда өлкәне өйрәнү музее, клуб да урта мәктәп бар (2010 елның уртасында 55 укучы) .

Тирәсендә - борынгы мөселман зираты бар.

Урамнартикшерү

  • Көнчыгыш ур. (рус. Восточная ул.)
  • Мәктәп ткр. (рус. Школьный пер.)
  • Совет ур. (рус. Советская ул.)
  • Тимер юл ур. (рус. Железнодорожная)

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр