Чомга кошлар

Чомга кошлар (лат. Podicipedidae) — суда йөзүче кошлар гаиләлеге, чомгасыманнар (лат. Podicipediformes) отрядында бердәнбер гаиләлек.

Йөзәргә һәм чумарга җайлашкан уртача зурлыктагы кошлар. Каурыйлары тыгыз, койрыгы кыска — җитлекмәгән, аяклары арттарак урнашкан. Бармак аралары ярылы. Поляр өлкәләрдән башка һәр җирдә киң таралганнар. Йөзеп йөри торган оя ясыйлар. Вак балык, судагы умырткасыз хайваннар белән тукланалар. Итләре ашарга яраксыз.

Ыруглар һәм төрләр

22 төре билгеле, алардан 3 кырылып беткән. Элекке Советлар Берлегендә 5 төре очрый. Татарстанда 4 төре очрый: зур чомга, кызыл муенлы чомга, соры яңаклы чомга, кара муенлы чомга.

Чомга кошлар (Podicipedidae) гаиләлеге хәзерге заман 6 ыругыны һәм 22 төрене эченә ала: