Чукырлар
Чукырлар (лат. Loxia) — тау чыпчыгы кошлар семьялыгының кошлар ыругы. Аларның чалыш томшыгы һәм ябышкак теле ылыслы агачларның күркәләреннән орлыкларын чыгаруга җайлашкан. Уңышлы елларда кышын да бала чыгаралар. Ауразия, Төньяк Америка һәм Төньяк Африканың ылыслы урманнарында очрыйлар.
Төрләр
- Чыршы чукыры (Loxia curvirostra)
- Нарат чукыры (Loxia pytyopsittacus)
- Ак канатлы чукыр (Loxia leucoptera)
- Гаити чукыры (Loxia megaplaga)
- Себер чукыры (Loxia sibirica)
- Шотландия чукыры (Loxia scotica)
Татарстанда чыршы чукыры, нарат чукыры һәм ак канатлы чукыр очрый.
Бу мәкаләгә РУВИКИның башка мәкаләләре сылтамый. |
- ↑ 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 2007.
- ↑ 1 2 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3