Чык
Чык (диалектларда цық, цык, ысық, рус. роса) — гомумкыпчак телендә чық, уйгурча, үзбәкчә чығ, чиқ > нугайча, казахча, каракалпакча, тувача шық > хакасча сых «юешлек, чык», төрекчә çiğ, çiу «чык» ~ борынгы төрки телдә čïŋ «юеш», čïq- «юешләнү».
Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше
Җәй көнендә кич-иртән дымлы һава салкынаюдан үсемлекләр, туфрак һәм төрле предметлар өстенә куна торган су тамчылары.
- Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары
чыклы (чык төшкән); баллы чык (үсемлекләрдә гөмбә авыруы; русчасы: медвяная роса); ончыл чык (үсемлекләрдә ак кунык барлыкка килү белән характерлана торган авыру).
Өстәмә мәгълүмат
Чык сүзе күп халыкларда, шул исәптән, татар халкында да чисталык төшенчәсе белән янәшә килә. Чык тамчыларын бөҗәкләр дә, кәлтәләр дә, кошлар да эчә, алар аның белән юына. Элекке заманнарда җәй айларында әби-балаларыбыз таң аткач, йокыдан торып, яланаяк чык ярып йөргәннәр. Шулай итеп табигатьтән көч алганнар.
Иртәнге чыкның файдасы борынгыдан билгеле була. Фәлсәфәчеләр чык тамчысында җир белән кояшның пакь энергиясе туплана, диләр.
Бу файдалы эш белән май аенан бирле, җәй үткәнче шөгыльләнергә, шул рәвешле организмны ныгытырга мөмкин. Моны иртән тә, эңгер-меңгердә дә эшләргә була.
Чыкта яланаяк атлап йөрүне аз-азлап башлагыз, аякларыгызның туңуына юл куймагыз. Бу алым төрле чир-сырхауны, шешенүне бетерергә сәләтле. Йөреп килгәннән соң аягыгызны сөртеп корытмагыз, кояшта нык киптергәннән соң гына юыгыз. Шулай чыкның файдасы күбрәк булыр. Иртәнге чык бит тиресе өчен дә файдалы. Моның өчен табигый тукыманы чыклы үләнгә салып, юешләгез һәм шуны битегезгә ябып, берничә минут тотыгыз.
Халык телендә «Кояш баю алдыннан ак болытлар йөрсә, төнлә бал явар» дигән сынамыш бар. Чык балы — яфраклар, кыяклар өстенә җыела торган ялтыравыклы, баллы сыекча. Ул күбрәк август аенда күзәтелә һәм җәй ахыры җитүнең бер билгесе булып санала.
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Чык белән
- иртә таңнан, иртәнге чык кибеп өлгермәс борын.
Чык яру
- чык төшкән чирәм буйлап бару.
Чык та тидерми үстерү
- балаларны иркәләп-кадерләп кенә үстерү турында.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышы
- Томан төбе чык булыр.
- Бал чык белән ява.
- Кызларның күз яше иртәнге чык кебек, кояш төшү белән кибеп оча.
- Бәхетсезнең бакчасына яңгыр түгел, чык та төшми.
- Эшче эшли аткан ук кебек, байга иртә төшкән чык кебек.
- Чык суын эчкән сандугач һаваланмый, саз суын эчкән бака бакылдый.
- Кояш батканда төньягыннан һава кызарса, чык булыр.
- Иртә белән чык күп төшсә, бик эссе булу галәмәте.
- Чык төшеп, иртә белән болыт булмаса, көн яхшы, аяз булыр.
- Иртә белән чык төшмәсә, көндез яңгыр булыр.
- Кич чык төшмәсә, иртәгесен яңгыр булыр.
- Кичен чык булып, иртәгесен дә иртәрәк чык төшсә, яхшы һавалар булу галәмәте.
- Чык тиз кипсә, яңгыр булыр.
- Иртәнге сәгать сигезләргә кадәр чык барса, эссе булыр.
- Әгәр төшкә кадәр чык кипмәсә, яңгыр булыр.
- Кояш баеганда, җилсез булып, һава кызгылт булса яки кыйбладан җил булса, чык булыр.
- Чык төшсә, яңгыр булыр.
Борылдым урман юлыннан,
Атладым синең эздән.
Җир җиләгенә чык түгел,
Яшь тамды минем күздән.
(«Урман юлында», И.Мәҗитов көе, Г.Зәйнашева сүзләре)
«Яшәү» дигэн татлы сүзгә сыйган
Сер ачкычы кайда, кем белә?
Таң күгеннән гүя безнең гомер
Чык тамчысы булып түгелә.
Ак гөлләрдән җан җылысы алып,
Йөрәкләргә саласы иде.
Ак чәчәкләр кебек ап-ак булып,
Саф күңелле каласы иде.
(«Ак чәчәкләр», В.Усманов, О.Усманов көе, Ә.Әхмәтгалиева сүзләре)
Без танышкан чишмә юлына
Рәсмең тотып чыгам кулыма.
Күкрәгемә кысам рәсмеңне,
Иреннәрем әйтә исмеңне.
Чык кунган тәүге сукмак буйлап,
Ямансу атлыйм сине уйлап.
Җиргә тама кайнар яшьләрем.
Мин нишләдем, әйтче, нишләдем?
(«Мин нишләдем», Р. Габделганиев көе һәм сүзләре)
Матур әдәбиятта кулланылышы
Йирнең кырыеннан чыгып килә торган зур кызыл кояшның, шул чык юешлегеннән котылыр өчен кеби, тырышып-тырмашып өсткә чыга баруын карый-карый, атны авылга таба борып кайта башладым (Г.Исхакый «Тормышмы бу?»)
Таң сандугачлары сайраудан туктамаганнар иде әле; безне әллә кайдан кая җәелеп яткан киң тугай, чык суы белән энҗедәй ялтырап, каршы алды (Г.Ибраһимов «Табигать балалары»).
Без йоклаганда, мул булып шыпырт кына чык төшкән (Г.Бәширов «Туган ягым — яшел бишек»).
Кайчак ул сагышлана, әмма аның сагышы иртәнге чык кебек тиз оча иде (Г.Әпсәләмов «Газинур»).
Кырыен кычыткан баскан киртәләрдән, су буендагы ямьшәйгән мунчалардан, авыл кырыендагы ат абзарларыннан, янгын сараеның каланчасыннан — бөтен авылдан дөньяга моң тарала, ул моң төнлә төшкән чык белән бергә күккә аша (М.Мәһдиев «Без — кырык беренче ел балалары»).
Арканга эләктергәнче бәкәлдә чык суы кибеп өлгермәсә, атланган ат чыктай җиңел, җилдәй җитез, арысландай көчле була (Н.Фәттах «Итил суы ака торур»).
Кояш чыгып, үлән-чәчкә кыякларында энҗедәй чык бөртекләре кибүгә, Ага Базар аша Болгар Кала халкы киң болынга агыла башлады (М.Хәбибуллин «Илчегә үлем юк»).
Таҗлар өстенә кунган чык тамчылары иртәнге кояш нурында энҗе тезгән сыман ялтырыйлар (В.Имамов «Тозлы яра»).
Җәй ахырында була торган салкын чык чирәм өстенә бәрхет келәм кебек сырпаланган (Г.Гыйлманов «Оча торган кешеләр»).
Ап-ак болытларда, керфекләренә кояш нуры сеңдергән көнбагарларда, чык тамчылары эчеп сусылланган җиләкләрдә, таҗларын ачкан чәчәкләрдә, ямь-яшел үләннәрдә аларның төсмере бардыр сыман миңа (Н.Гыйматдинова «Фәрештәләр»).
Чыганаклар
- Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
- Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда. I том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том. — 622 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда. II том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том. — 748 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда. III том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том. — 799 с.
- Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
- Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.