Чысхаан

Чысхаан (Саха телендә: канны өшетүче суык) — саха салкынлык рухы, ярым-кеше-ярым-үгез[1]. Озын сакаллы карт кыяфәтенә ия. Төньяк балкыш кыяфәтендә рәсем белән бизәлгән зәңгәр тун һәм Кыш Үгезе чагылышын символлаштыра торган югары мөгезләр белән баш киемен кия[2].

Этимология

Саха салкынлык хөкемдары Чысхаанның исеме ике тамырдан тора: «чыс» и «хаан». Биредә «чыс» — коточкыч салкынлык, ә хаан — кан, дәрәҗә яки чин дигәнне аңлата. Мәсәлән, «Чысхаан тымныы» — кансыз суык, «Чысхаан тыал» — үтәли җил. Ягъни, «Чысхаан» исемен туры мәгънәдә можно как «салкын җил белән үтәли суык» дип тәрҗемә итәргә була, бу бу төбәктә кышкы суыкларның хасиятләрен бик төгәл чагылдыра[3].

Риваять

Саха риваяте буенча, җиргә салкынны бөек Кыш Үгезе — Чысхаан җибәрә. Берьюлы ул Чолбон Куо гүзәленә гашыйк булган һәм аның белән чиксез күккә җилдергән. Шул вакытта җир бөек могъҗиза — яңа тормыш туу һәм яңа ел башлануны көтеп тынган. Әмма, кояш җирне җылыткач ук Бөек Үгезнең мөгезе төшкән, ә аннан соң икенчесе дә төшкән. Чысхаан таркалган (эрегән). Һәм бары тик суык җил, узып очканда, Чолбон Куо гүзәленә шыпырт итеп әйткән: «Киләсе кышын, очрашканчыга кадәр, сөйгәнем!». Шул вакыт ул якты иртә йолдызына, гашыйк булганнарның яклаучысына әверелгән (аны кыз-йолдыз дип атыйлар) һәм шуннан бирле һәр елны аның кайтуын көтә һәм һәр юлы ул аңа көз белән кайта[4][5].

Барлыкка килү тарихы

Саха риваятьләре буенча, Үгез Төньяк Боз океаныннан октябрь уртасында пәйда була, бу Якутиядә кыш һөҗүмен аңлата. Башта аның салкынның билгесе булып мөгезләре үсә. Җылыну белән алар төшә башлый. Бер мөгез төшкән – җитди суыклар беткән. Икенче мөгез дә төшкәч – язны көт. Ул килү белән үгез тулысынча эри һәм океанга кайта. Бу сынамышларның православ календаре белән ничек кисешүе кызык факты булып тора. Шулай, 14 октябрьдә, Покрауда Үгез океаннан чыга һәм кыш башлана. Беренче Афанасий көнендә (31 январь) аның мөгезләре очсызлана башлый, 24 февральдә икенче мөгезе сына һәм салкыннар чигенә. Үгез 22 майда —Никола көнендә тулысынча эри һәм океанга кайта. Мондый туры килүләр, Бөек Үгез турында ышану руслар килү һәм Христианлык керүдән соң барлыкка килгән, яки сахалар өчен яңа ышану кабул ителгәннән соң җайлаштырылган дип фараз итәргә мөмкинчелек биргән. [6].

Хәзерге образ

Саха салкынлык хөкемдары образының барлыкка килү тарихы чагыштырмача күптән түгел – 1990-ынчы елларда башланган булган. Чысхаан сынын республика «Салкынлык Котыбы символын Барлыкка Китерү» бәйгесендә Оймякон районында торучы Семён Сивцев барлыкка китергән [7].

Хәзерге Чысхаанның киемен 2002 елда саха модельеры Августина Филиппова барлыкка китергән. Ул традицион эвенк һәм саха бизәкләре белән бизәлгән кафтан һәм изү күкрәчәдән һәм шулай ук гаять зур мөгезле баш киеменнән тора.

Чысхаанның тору урыны — Оймяконда салкынлык котыбы.

Искәрмәләр

  1. Этнография — ЧЫСХААН. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 гыйнвар 2017. Архивировано из оригинала 7 февраль 2017 года.
  2. Волшебники в тени. 5 российских аналогов Деда Мороза, о которых вы не знали. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 гыйнвар 2017. Архивировано 1 гыйнвар 2017 года.
  3. Сивцев С. Чысхаан – как хранитель Мирового Холода. Выступление на «Круглом столе» по теме развития туризма в Республике Саха (Якутия). Якутия - образ будущего (1 сентябрь 2016).
  4. Чолбон и Чысхаан. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 гыйнвар 2017. Архивировано 19 апрель 2015 года.
  5. В царстве вечной мерзлоты. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 гыйнвар 2017. Архивировано 8 февраль 2017 года.
  6. Романова Л. Б. «Чысхаан» - от топонима к туристическому образу. // Актуальные проблемы гуманитарных и естественных наук : журнал. — Институт стратегических исследований, 2016. — Декабрь (№ 12-2). — С. 149-151. — ISSN 2073-0071.
  7. Откуда есть пошел якутский повелитель холода Чысхаан. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 гыйнвар 2017. Архивировано 7 февраль 2017 года.

Төркемнәр