Шүрәле (мультфильм)

«Шүрәле» (рус. Шурале) — рәсемле мультипликацион фильм. Мультфильмның исемасты: татар халык әкиятләре, ышанулары һәм сынамышлары мотивлары буенча. Фильмда татар халык музыкасы кулланыла.

Татар шагыйре Габдулла Тукайның шул ук исемле поэмасы мотивлары буенча эшләнгән, шагыйрьнең портретын тамашачы мультфильм титрларында күрә.

Сюжет

Егет инеш буенда әрекмән яфрагында йөргән бөҗәкләргә карап утыра. Сыер яфракны ашап бетергәч, егет өенә кайтып китә. Анда барысы да гадәти авыл эшләре белән мәшгуль. Эт сарайдан каклаган казны эләктергән, икенче эт шулай ук табышка ябыша. Ыгы-зыгы куба, барысы да моны Шүрәле эше дип уйлыйлар. Егет утынга урманга бара, һәр чайкалган агач ботагы, һәр корган агач аңа Шүрәле булып күренә. Ләкин ул, куркуын җиңеп, коры ботакларны җыеп бәйли дә, өенә кайтып китә.

Ясаучылар

сценарий авторы Марат Акчурин
кинорежиссёр Галина Баринова  [рус.]
куючы рәссам Галина Петрова
кинооператор Михаил Друян
тавыш операторы Владимир Кутузов
рәссам-мультипликаторлар Галина Золотовская, Елена Малашенкова, Ольга Орлова, Виолетта Колесникова, Дмитрий Куликов, Владимир Вышегородцев, Иосиф Куроян
рәссамнар Виктория Макина, Людмила Бирюкова, Д. Горяченков
режиссёр ассистенты Галина Андреева
монтажчы Елена Белявская
мөхәррир Андрей Вяткин
төшерү төркеме директоры Любовь Бутырина

Сәнгати үзенчәлекләре

Мультфильмда бер генә сүз әйтелә: «Шүрәле», бөтен мультфильм буена музыка һәм тавыш яңгырый.

DVD форматында яңадан бастыру

Мультфильм күп тапкырлар түбәндәге DVD-да мультфильмнар җыентыкларында яңадан бастырыла: «Лукоморье», «Союзмультфильм», «Союз» дистрибьюторы, дисктагы мультфильмнар:«Похитители красок» (1959), «Ивашка из Дворца пионеров» (1981), «Уважаемый леший» (1988), «Глаша и кикимора» (1992), «Маленькая колдунья» (1991), «Шурале» (1987)[1].

Искәрмәләр

  1. DVD «Лукоморье». Мөрәҗәгать итү датасы: 29 март 2018. Архивировано 14 сентябрь 2018 года.

Әдәбият

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә