Шәүрә Дилмөхәмәтова

Шәүлә Ишмулла кызы Дилмөхәмәтова-Әхмәдуллина (Шәүлә Дилмөхәмәтова; рус. Шаура Ишмулловна Дильмухаметова-Ахмадуллина; 23 сентябрь 1961, Уфа) — СССР, Россия театр һәм кино актёры. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актрисасы. Башкортстан Республикасының халык артисты (1996); Башкорт АССРның атказанган артисты (1991). 1990 елдан — Башкортстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле

1961 елның 23 сентябрендә Уфада туа.

1983 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын (педагогы Р. Исрафилов) тәмамлый.

Институтны тәмамлагач, 1983 елдан 1989 елга кадәр һәм 1990—1994 елларда М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында эшли[1].

1989—1990 елларда Мостай Кәрим исемендәге Башкортстан Республикасы милли яшьләр театры сәхнәсендә чыгыш ясый. 1994—2002 елларда Стәрлетамак башкорт драма театрында эшли.

2002 елдан — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры актрисасы[2].

Рольләре

Спектакльләрдә
  • Зөбәрҗәт — «Ай тотылган төндә», М. Кәрим;
  • Әлфинур — «Хушыгыз, хыялларым!», Ә. Атнабаев;
  • Ирина — «Апалы-сеңелле өчәү», А. Чехов;
  • Лалә — «Асылъяр», М. Фәйзи;
  • Анна — «Ричард III», У. Шекспир;
  • Сәрби — «Һиҗрәт», Н. Исәнбәт;
  • Шифабикә — «Тиле яшьлек», И. Абдуллин;
  • Туяна — «Шамбала»;
  • Клара — «Мәгарә», Г. Шәфыйков;
  • Варька — «Талантсыз», Карпенко-Карый;
  • Фәйрүзә — «Айгырыңны биреп тор!», Р. Кинҗәбаев;
  • Хәдичә — «Кызыл яулыклы тирәгем», Ч. Айтматов;
  • Кәфия — «Озын-озак балачак», М. Кәрим;
  • Люси — «Әнием, хәбәр итәм!», Т. Москвина;
  • Сэнди — «Кәккүк оясы», К. Кизи;
  • Шәрифә — «Хыялый», С. Әбүзәр;
  • Ефросинья Потаповна — «Бирнәсез кыз», А. Островский;
  • Люся, Эва Шилкина, Регина, Ул — «Хатын-кыз тарихлары», Т. Москвина;
  • Марфуга — «Хыял диңгезе», Ф. Бүләков;
  • Вазыйфа — «Мин — хатын-кыз», Т. Миңнуллин;
  • Миңзифа — «Ике төш», М. Багаев;
  • Мисыр хатыннары, 7нчесе — «Йосыф һәм Зөләйха», К. Гали, Ю. Сафиуллина;
  • Фәния — «Бабуська@тущка.ru», Р. Кинҗәбаев;
  • Шаманнар — «Нәркәс», И. Йомаголов;
  • Сәлимә апа — «Баллы, тирәкле Балтирәк», Ә. Ишбулдина;
  • Шаман — «Урал батыр», башкорт халык эпосы буенча;
  • Кыз — «"Яратам" дип әйтеп өлгермәдем», Г. Гыйззәтуллина[2][3][1].
Кинода
  • Аем — «Кинҗә» (1988, «Баштелефильм»);
  • Йомабикә — «Сарыколак» (1990; «Баштелефильм»);
  • «Төнлә мөмкин» (2003).

Мактаулы исемнәре, башка бүләкләре

Гаиләсе

  • Әтисе — Ишмулла Дилмөхәмәтов, курайчы, җырчы, актёр. РСФСРның атказанган артисты (1975), БАССРның халык артисты (1973);
  • Әнисе — Әнисә Дилмөхәмәтова (1933—2015), актриса һәм драматург. БАССРның атказанган артисты (1972);
  • Ире — Әхмәр Әхмәдуллин. Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1996);
  • Кызы — Аем. 2007 елда М. С. Щепкин исемендәге Югары театр училищесын  [рус.] (институт) тәмамлаган.

Искәрмәләр

  1. 1 2 Дильмухаметова-Ахмадуллина Шаура Ишмулловна. М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июль 2026.
  2. 1 2 Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  3. Шаура Дильмухаметова (рус.). kino-teatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июль 2026.
  4. О присвоении почетного звания "Народный артист Республики Башкортостан" Дильмухаметовой Ш.И. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июль 2026.
  5. В Уфе состоялась церемония вручения государственных наград деятелям культуры и искусства. bashkortostan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июль 2026.

Сылтамалар