Шәһит Заһретдинов

Шәһит Заһретдинов (рус. Шахид Загретдинов) – мәшһүр совет спортчысы, велосипедчы, шоссе велоузышлары буенча СССР чемпионы. Тынычлык велоузышларын шәхси зачетта җиңү яулаган соңгы СССР спортчысы (1981).

Тәрҗемәи хәле

Шәһит Заһретдинов 1958 елның 15 ноябрендә Иске Кади авылында туган. Мәктәптә укыганда ук велосипед спорты белән шөгыльләнә башлаган һәм 1974-77 елларда СССРның яшьләр җыелма командасы составында чыгыш ясаган. Үзбәк физкультура институтында укый, Ташкент «Динамо»сы өчен чыгыш ясый.

1980 нче елны үткән дөнья чемпионатында ул беренче урынны алуга ирешә. 1981 елда Берлин-Прага-Варшава арасында узган Тынычлык велоузышында җиңү яулый.

Бүген Шәһит Заһретдинов Мәскәүдә яши. Мәскәү «Динамо» спорт җәмгыятен җитәкли, милисә (полиция) полковнигы.