Яшәү
Яшәү (шулай ук барлык, хәят, искечә вөҗүд) — дөньяны безнең тойгылар нигезендә танып белүебез, әмма ул алардан башка да саклана ала. Шулай ук, дөньяда булган бар әйберләр дип тә атап була.
Аеруча зур урынны кешенең яшәве, кешенең яшәеше - экзистенция - алып тора. Экзистенция — ул кеше яшәвенең уникальлеге. Ул экзистенциаль фәлсәфәчеләр (Киркегор, Ясперс, Хайдеггер, Сартр, Марсель, Камю һ.б.) тарафыннан өйрәнелгән.