Эльвира Сәгъди
Эльвира Сәгъди (рус. Эльвира Саади, 2 гыйнвар 1952, Ташкент) – спорт гимнастикасы буенча дөнья һәм Олимпия чемпионы.
Тормыш юлы
Эльвира Фуат кызы Сәгъди 1952 елны Ташкент шәһәрендә зыялы татар гаиләсендә дөньяга килгән. Ул – профессор Габдрахман Сәгъдинең оныкасы.
1974 елны Ташкент физик культура институтын тәмамлый.
1991 елдан Канадада яши.
Аның җитәкчелегендә дүрт гимнастка Олимпия уеннарында чыгыш ясый. 1996 һәм 2004 елларда Канада гимнастика федерациясе аны ел тренеры дип атый, ә 2009 елда аның фотосурәте Халыкара гимнастика Дан залына кертелә[1].
2011 елда Саади «Динамо» исемле гимнастика клубын ача.
2020 ел ахырында Канада гимнастика федерациясе спортчыларның шикаятьләреннән соң тикшерү башлый. Шикаятьләрдә эмоциональ һәм психологик басым, шул исәптән тышкы кыяфәтне, тән авырлыгын тәнкыйтләү очраклары турныда әйтелә. 2023 елның 20 ноябрендә Сәгъдигә спортчылар белән эшләү, хөкемдарлык итү, программалар эшләү һәм федерация чараларында катнашу гомерлеккә тыела; федерация әгъзалыгыннан 10 елга мәхрүм ителә[2]. Ул Канада спорт бәхәсләрен хәл итү үзәгенә апелляция бирә[3], әмма 2024 елның 24 июнендә аппеляция кире кагыла.
Спорт казанышлары
| Ел | Абсолют | Команда белән | Терәк белән сикереш | Араталар | Матча | Ирекле күнегүләр |
|---|---|---|---|---|---|---|
| 1972 | 8 | 1 | 9 | 18 | 10 | 9 |
| 1976 | 7 | 1 | 8 | 14 | 5 | 6 |
Гимнастика буенча Дөнья чемпионатлары, Дөнья кубоклары һәм СССР беренчелекләре СССР[4]:
| Ел | Беренчелек | Абсолют | Команда белән | Терәк белән сикереш | Араталар | Матча | Иркеле күнегүләр |
|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 1972 | СССР чемпионаты | 8 | 5 | 5 | 1 | 1 | |
| 1973 | СССР чемпионаты | 1 | 1 | 2 | |||
| 1974 | Дөнья чемпионаты 1974 | 4 | 1 | 3 | |||
| СССР чемпионаты | 5 | 4 | 2 | 2 | |||
| СССР кубогы | 3 | ||||||
| 1975 | Дөнья кубогы | 3 | 2 | 3 | 3 | 2 | |
| СССР чемпионаты | 5 | 5 | 3 | 3 | 2 | ||
| СССР кубогы | 1 |
Искәрмәләр
- ↑ Алиса Сабитова. Пожизненный приговор. Как Канада вычеркнула советскую легенду из гимнастики. Советский спорт (11 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
- ↑ Двукратная олимпийская чемпионка Эльвира Саади пожизненно дисквалифицирована в Канаде. Матч ТВ (19 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
- ↑ Мария Величко. Двукратная олимпийская чемпионка Саади подала апелляцию на пожизненное отстранение от тренерской деятельности. Sports.ru (22 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
- ↑ Спортивная гимнастика: история, чемпионаты, чемпионы, archived from the original on 2011-05-26, retrieved 2011-10-19
