Эмилия Һаммаршельд
Швециядәге тормышы
Эмили Һолмберг Стокгольмда, Швецияда туган. Аның әти-әнисе сәүдәгәр Карл Кристиан Һолмберг (Carl Holmberg Christian) һәм аның хатыны Эмили Һеллгрен булган. Музыкаль сәләтләре булган кызны композитор Эдуард Брендлер һәм аның хатыны Ульрика (Бук) Брендлер (1803-1841), укыта башлый. Шулай ук аның белән музыка грамотасы буенча композитор һәм педагог Эрик Дрэйк (1788-1870) һәм композитор һәм органист Йохан Петер Cronhamn (1803-1875) шөгелләнгән. 1836 елда Эмили Һолмберг үзенең башлангыч музыкаль композициясен бастырып чыгара. 1838 елда Эмили Һолмберг беренче тапкыр пианист һәм җырчы буларак чыгыш ясаган. 1841 елда ул Стокгольмда музыка институтына нигез сала. Шул ук елны ул шагыйрә Юлия Найберг белән Парижга сәфәр кыла. Эмили 1841 елның 27 маенда Швед Король музыка академиясенең әгъзасы итеп сайлана.[2] [3] [4]
Гаиләсе
Эмили Һаммаршельдның өч кызы була. 1854 елда дүртенче баласын тапкан вакытта, Көньяк Каролинаның Чарльстон шәһәрендә вафат була.
Әсәрләре
- Sånger för en eller flera röster med piano (utg 1835). 12 stycken.
- Nya sånger med accompagnement af pianoforte (utg 1839).
- Sånger vid Pianoforte (utg 1841). 9 stycken.
- Nio sånger vid pianoforte (utg 1843).
- Sånger med accompagnement af pianoforte (utan år). 8 stycken.
- Hök och Dufva, text Carl Fredric Dahlgren.
- Göken gal i lunden, text Karl Fredrik Dahlgren.
- Ur stormarna ser jag en aflägsen, text Carl Wilhelm Böttiger.
- Sof, oroliga hjärta, sof, text Johan Ludvig Runeberg.
- Till skogs en liten fågel flög, text Per Daniel Amadeus Atterbom.
Әдәбият
Hilleström, Gustaf (1971) Kungl. Musikaliska Akademien, Matrikel 1771-1971 (Стокгольм: Nordiska Musikförlaget)
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Emilie Holmberg // FemBio-Datenbank (нем.)
- ↑ Holmberg, Emilie Augusta Christina (Wilhelmina Stålberg, P. G. Berg, "Anteckningar om svenska qvinnor /188")
- ↑ Erik Drake. Svenskt biografiskt lexikon. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2015.
- ↑ Jöns (Johan) Peter Cronhamn. Svenskt biografiskt lexikon. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2015.