Энҗе Шиһапова

Энҗе Шиһапова (28 гыйнвар 1971, Түбəн Кама, Татарстан АССР) — актриса.

Тәрҗемәи хәле

1971 елның 28 гыйнварында Түбән Камада туа. Казан театр училищесын тәмамлый. Татарстан Республикасының атказанган артисты.

Сәхнәдә башкарган рольләре

  • Мөнирә — «Гашыйклар тавы», И. Юзиев;
  • Регина — «Җәйге кырау», Ә. Камалиев;
  • Зәйтүнә — «Һинд кызы» Г. Каюмов;
  • Айгөл — «Сулкылдап елый жаннар», З. Хәким;
  • Зөләйха — «Йосыф» К. Гали;
  • Айзирәк — «Яр», Б.Саләхов;
  • Клеия — «Кол» Г. Фигейредо;
  • Фатима — «Сүнгән йолдызлар», К. Тинчурин;
  • Кәримә — «Кәләпүшче кыз», Г. Исхаки;
  • Галиябану — «Саташу», Т. Миңннуллин;
  • Мәликә — «Банкрот», Г. Камал;
  • Әминә — «Хәят», Р. Сабыр;
  • Сарыгөл — «Яшь аралаш көлү», Р. Батулла;
  • Гайшә — «Бурлак», М. Гыйләҗев;
  • Ләйлә — «Сигезле биюе», Р. Сабыр;
  • Галия — «Кызым кияүгә чыга», Н. Птушкина;
  • Сәкинә Бариевна — «Сихерче», Нәбирә Гыйматдинова; спектакльнең премьерасы 2023 елның 8 декабрендә уза[1];
  • Миңлекамал — «Җомга көн, кич белән…», Аяз Гыйләҗев; спектакльнең премьерасы 2025 елның 24 октябрендә була[2].

Кинодагы эшләре

2026 елның 10 февралендә Казанда тәкъдим ителгән «Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалында төшә[3].

Искәрмәләр

  1. ↑ Сихерче. Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының рәсми сайты. Тикшерү көне: 02.10.2026.
  2. ↑ Җомга көн, кич белән…. Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының рәсми сайты. Тикшерү көне: 02.10.2026.
  3. ↑ ТНВ презентовал новый сериал «Ай булмаса, йолдыз бар». ТНВ, 10.02.2026. Тикшерү көне: 02.10.2026. [рус.]

Сылтамалар