Эрнест Вәлиев
Эрнест Абдулла улы Вәлиев (1950 елның 7 апреле, Яңа Камай, Әгерҗе районы, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору комитеты рәисенең беренче урынбасары[1].
Тәрҗемәи хәле
Эрнест Вәлиев 1950 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Әгерҗе районының Яңа Камай авылында туа. 1967 елдан 1968 елга кадәр Ижау механика заводында электрообмотчы булып эшли. 1968-1970 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә[2].
1974 елда «хокук белеме» белгечлеге буенча Свердловск юридик институтын тәмамлый. Төмән өлкәсе прокуратурасында стажер, соңрак Тубыл районара прокуратурасы тикшерүчесе булып эшли. 1976 елда Юрга районы, 1981 елда Тубыл районы прокуроры итеп билгеләнә. 1985 елда хөкем йортларында гражданнар эшләре каралуга күзәтчелек буенча Төмән өлкәсе прокурорының өлкән ярдәмчесе, 1988 елдан 1993 елга кадәр Төмән өлкәсе прокурорының беренче урынбасары булып эшли, 1993-2007 елларда Төмән өлкәсе прокуроры вазифасын башкара[3].
2007 елның 2 февралендә Россия Федерация Советы карары белән Э. А. Вәлиев Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары итеп билгеләнә[4].
2010-2011 елларда Төмән өлкәсе губернаторы урынбасары[5].
2011 елның декабрендә VI чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасына сайлана. «Бердәм Россия» фиркасе исемлекләре буенча Дәүләт Думасы депутаты итеп билгеләнә, Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору комитетында эшли[6].
2016 елның сентябрендә янәдән VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлана, 185 нче номерлы Төмән бермандатлы округы буенча депутат итеп сайлана, «Бердәм Россия» фиркасе тарафыннан тәкъдим ителә[7].
Канун чыгару эшчәнлеге
2011 елдан 2019 елга кадәр, VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү барышында 64 канун чыгару инициативасы һәм федераль канун проектларына төзәтмәләр кертү автордашы була[8].
Бүләкләр
- Почёт ордены, 2005 ел[9];
- IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» медале, 2008;
- «РФ атказанган юристы» мактаулы исеме, 2000;
- «Прокуратураның Мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе», 1991;
- «Прокуратура ветераны» медале, 2010;
- «Төмән өлкәсенең Мактаулы гражданины» исеме, 16.06.2016;
- РФ Президентының Мактау грамотасы, 2010;
- РФ Президентының Рәхмәт хаты, 2013;
- Исемле утлы корал белән бүләкләнә, 2001;
- РФ Федераль җыелыш Федерация Советының Мактау грамотасы, 2007;
- Федераль җыелыш Дәүләт Думасының Мактау грамотасы РФ, 2015;
- РФ Федераль җыелыш Дәүләт Думасы Рәисенең Рәхмәт хаты, 2007;
- «Фидакарь хезмәт өчен» күкрәк билгесе, 2008;
- I дәрәҗә «Законга тугрылык өчен» аерым хөрмәтләү билгесе, 2009;
- «Федерация Советы. 15 ел» медале, 2009
Искәрмәләр
- ↑ Валеев Эрнест Абдулович. Государственная Дума. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 ноябрь 2018.
- ↑ «Единая Россия» официальный сайт Партии/Кто есть кто
- ↑ Валеев, Эрнест Абдулович, ТАСС. 29 ноябрь 2018 тикшерелде.
- ↑ Срочно! Эрнест Валеев назначен заместителем генпрокурора РФ. 29 ноябрь 2018 тикшерелде.
- ↑ У Якушева – новый заместитель. Им стал бывший прокурор Тюменской области. 29 ноябрь 2018 тикшерелде.
- ↑ Вся Дума (16 гыйнвар 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 ноябрь 2018.
- ↑ Постановление Центральной избирательной комиссии Российской Федерации от 23 сентября 2016 г. N 56/541-7 г. Москва "Об установлении общих результатов выборов депутатов Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации седьмого созыва" (рус.). Российская газета. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 ноябрь 2018.
- ↑ Объекты законотворчества :: Система обеспечения законодательной деятельности. sozd.duma.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 август 2019. Архивировано 26 сентябрь 2019 года.
- ↑ Валеев, Эрнест Абдулович. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июнь 2020.