Эрнст Мулдашев

Мулдашев Эрнст Рифкать улы (1948) — офтальмолог, медицина фәннәре докторы (1995), профессор (1996), язучы.

1972 елдан Уфа Күз Авырулары Фәнни-Тикшеренү Институтында, 1982дән 10 хастаханәдә (Уфа), 1988дән "Күз микрохирургиясе" медицина фәнни-техник комплексы офтальмохирургиясе өчен трансплантантлар җитештерү лабараториясе мөдире, 1990 Бөтенсоюз Күз һәм пластик Хирургия Үзәге директоры. Хезмәтләре офтальмохирургия, пластик хирургия өчен яңа төп аллоплантлар эшләү, күрү системасы эшчәнлегенә аллоплантларның тәэсир итү механизмнарын өйрәнүгә карый. Кешелек дөньясының генофондын ачыклау өчен Һималайга, Тибетка экспедицияләр оештыручы. Фәнни-популяр китаплар авторы (мәсәлән, «Кемнәрдән без барлыкка килгән?» рус. «От кого мы произошли?»).

Искәрмәләр

Чыганаклар