Ядегәр-Мөхәммәт хан
Ядкәр-Мөхәммәт хан — Казан ханлыгының соңгы рәсми ханы. Әстерхан ханлыгы шаһзадәсе булган.
1542-1550 елларда Мәскәү дәүләтенә хезмәт иткән. 1550 елда Ногай Урдасына китә. 1552 елда Кол-Шәриф һәм Чапкын Отучев тарафыннан Казанга ханлык белән идарә итәргә чакырыла. 1552 елда Казанны саклаганда русларга әсирлеккә төшә. 1553 елда Симеон Касаевич исеме белән чукындырыла. 1565 елда вафат була.