Ядегәр чиркәве

«Барлык хәсрәт чигүчеләр шатлыгы» Мәрьям Ана чиркәве (рус. Храм иконы Божией Матери «Всех скорбящих Радость», Богородице-Скорбященская церковь[2]) — Татарстанның Югары Ослан районы Ядегәр авылында урнашкан чиркәү, псевдорус стилендә дини архитектура истәлеге.[3]

Тарихы

Авылда беренче чиркәү 1740 елда төзелә,[3] анда «Барлык хәсрәт чигүчеләр шатлыгы» Мәрьям Ана иконасы була. 1906 елда иске Вознесение чиркәве урынына чиркәүгә йөрүчеләр акчасына Казан губерна идарәсе төзелеш бүлегенең архитекторы П. М. Тюфилин проекты буенча «Барлык хәсрәт чигүчеләр шатлыгы» Мәрьям Ана чиркәве төзелә башлый.

Таш гыйбадәтханә төзелеше 1906 елның маенда башлана. Бинаны җирле кирпечтән төзегәннәр.[4]

1908 елда акча җитмәү сәбәпле төзелешне туктатырга туры килә. Төзелеш эшләре 1914 елда яңадан торгызыла. 1916 ел башында бинага тәреләр һәм гөмбәзләр урнаштырылган. Шул ук елның декабрендә эчке бизәү эшләре һәм иконостас ясау башлана. 1917 елга төзелеш тәмамлана. Гыйбадәтханә 1918 елда «Барлык хәсрәт чигүчеләр шатлыгы» иконасы хөрмәтенә изгеләндерелә. Аның приходына шулай ук Крестниково, Николай Бистәсе һәм Сабуровка авыллары да кергән.[3]

1936 елда чиркәү ябылган,[3] шуннан соң бина җимерелә башлаган.[4]

1990 елда авылда православие җәмгыяте торгызылган, һәм гыйбадәтханә Казан епархиясенә Рус Православие Чиркәвенә кайтарылган. 1990 елларда реставрацияләү башлана.[3] Чиркәүне мәхәллә кешеләре үз көчләре белән ремонтлаганнар. Гыйбадәтханәне реставрацияләү инициаторы булып Кызыл Яр авылында туган Николай Михайлович Верхунов чыгыш ясый. 1996 елда гыйбадәтханәгә яңа гөмбәз урнаштырыла. Киләсе елның көзендә гыйбадәтханәдә беренче гыйбадәт уздырыла.[4]

Хәзерге вакытта гыйбадәтханәдә гыйбадәтләр якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә башкарыла.[4]

Төркемнәр