Ядкар Шакиров
Ядкар Габдулла Улы Шакиров (2 гыйнвар 1948,Федосеевка авылы,Лениногорск районы, ТАССР, Россия Федерациясе)—укытучы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы .1998 ел.
Тәрҗемәи хәле
1948 елның 2 гыйнварында Лениногорск районының Федоровка авыл җирлегендә туган. 1970 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаган . Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында (1969-1971) математика укытучысы булып эшләгән. 1972 елдан Әлмәттә: 16 нчы урта мәктәптә (1972-78), 4 нче урта мәктәптә (1978-1988), интернат-мәктәптә (1988-98), татар гимназиядә (хәзер 1 нче гимназия) директор булып эшләгән.
Үзенчәлек
Аның турыдан-туры катнашында гимназиядә Р.Фәхреддин исемендәге музее ачылган (1999). Педагогик коллективның һөнәри үсешенә аерым игътибар биргән, эш дәрәҗәсен югары дәрәҗәгә күтәргән, милли уку йортының абруен күтәрүгә ярдәм иткән. Аның җитәкчелегендә гимназия «Ел мәктәбе» шәһәр конкурсында (2005), «Мәгариф» өстенлекле милли проекты кысаларында инновацион белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф учреждениеләре конкурсларында (2006 ел һәм 2007 ел) җиңүче булды (1 млн.сумлык грант алды). Гимназия «Россиянең алдынгы мәгариф учреждениеләре» Милли реестрына кертелгән (2009 ел).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Шулай ук карагыз
Чыганаклар
1. Кәримова л.З., Исмәгыйлева Ф. Б. «үсештә милли мәгариф» методик кулланмасы, Әлмәт, 2004
2. Шакиров я. Г. «Ризаэддин Фәхреддин исеменә тугры калып»;
3. «Туган тел-рухи хәзинә» методик җыентыгы, Әлмәт, 2006.