Ясалма чыршы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы

Ясалма чыршы (рус. Иску́сственная ёлка) — Яңа ел чыршысы сыман төрле өлешләрдән төзелә торган катлаулы объект. Иң беренче ясалма чыршылар Агачтан яки кош каурыйларыннан ясала һәм Яңа ел чыршысы кебек бизәлә. Ике төрне дә алманнар уйлап тапкан. Хәзерге заман ясалма чыршылар поливинилхлоридтан эшләнелә, шулай ук башка төрләре дә бар, мәсәлән, алюминийдан яки оптик җепселдән.

Беренче ясалма чыршылар Алманиядә XIX гасырда барлыкка килә[1][2], әмма аларның элегрәк барлыкка килгән вариантлары да бар[3]. Ясалма чыршылар яшел төскә буялган каз каурыйларыннан ясалган[1]. Алманнарның «каурый агачлары» Алманиядә барган Урманнарны саклау акциясе булып тора[2][4]. 1880 елларда эшләнгән каз каурыеннан ясалган ясалма чыршылар XX гасыр башында киң таныла[4]. Ахыр чиктә, алар Америка Кушма Штатларына барып җитә, анда шундый ук уңыш белән зур популярлык казана[5][6].

Америка Кушма Штатларында ясалма чыршылар табигый «Раштуа агачлары»н кулланудан алданрак барлыкка килкән[3]. Беренче «агачлар» конструкциясе агачтан эшләнгән һәм шәмнәр белән яктыртылган агач пирамидалар формасында булган. Алар 1747 елда Бетлехемдә (Пенсильвания штаты) куелганнар[7].

1930 елда ADDIS Америка ширкәте ныклы каркаслы чыршы уйлап таба, анда ылыс рәвешендә ясалган кыллар урнаштырыла. Ылыс яшел төскә буялган хайван йоныннан эшләнә. Бу төр ясалма чыршылар еш кулланыла[8].

1958 елда Чикагода алюминийдан эшләнгән, көмеш төстәге чыршылар җитештерелә. Әлеге төрдәге чыршылар күп илләргә, шул исәптән Совет Социалистик Республикалар Берлегенә (алга таба ССРБ) дә кертелә[8].

Вакыт үткәч, алюминий чыршылар урынына пласмассадан җитештерелгән чыршылар барлыкка килә.

ССРБ да 1959 елда барлыкка килгән һәм Загорск уенчыклар институты (хәзер Сергиев-Посад уенчыклар институты) белгечләре тарафыннан тәкъдим ителгән синтетик чыршылар популяр була. Җитештергәндә яңа ысулллар һәм материаллар куллануга бәйле ясалмы чыршылар да чын агачларга ныграк ошый бара[9].

Ясалма чыршыларның төрләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каурыйлардан ясалган чыршылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу төр чыршылар каз каурыйларыннан ясала, алар яшел төскә буялган һәм кәүсәләре тимер чыбыктан ясалган «ботакларга» тоташтырыла[6]. Аларның зурлыгы төрле булган: бәләкәй, 2 дюймнан башлап һәм зур 98 дюймга кадәр. 1920 елларда бу чыршылар зур кибетләрдә сатыла[5]. Чыршы ботакларының очына ясалма кызыл «җимешләр» урнаштырыла, алар шәмнәр куяр өчен кулланыла[6]. Ботак аралары киң итеп ясала, бу шәмнәрдән ылыслар янып китмәсен һәм уенчыклар белән бизәр өчен уңайлы була[6].

«Каурый чыршылар»ның башка өстенлекләре һәр елны яңа чыршы алырга кирәкми һәм чыршы энәләре коелмый[10].

Алюминиедан ясалган чыршылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алюминиедан эшләнгән чыршылар ясалма ылыслы агачларның бер төре булып тора[2].

Алар тәүге тапкыр 1958 елда Чикагода барлыкка килә, соңрак Манитовокта күп җитештерелә башлый[11]. Алюминийдан эшләнгән ясалма чыршылар 1970 елларга кадәр җитештерелә, 1965 елларда алар бик популяр була[12]. Ул елны беренче тапкыр экраннарга «Чарли Браун Раштуасы» кыска метражлы мультфильмы чыга, мутфильм алюминийдан ясалган чыршыларны сатуга тискәре йогынты ясала.

Пластмассадан ясалган чыршылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күпчелек ясалма чыршылар ПВХ-пластик кулланып җитештерелә. Аларның нигезе бормалы тимер чыбык[13]. Энәләре төрле төстәге тасмадан кисеп ясала[14].

Кармак җебеннән ясалган чыршылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җептән эшләнгән чыршыларның энәләре озын һәм тыгыз, алар күбрәк наратка охшаган. Еш кына кармак җебен ПВХ белән катнаштыралар, агачлар ясалма кар катламы һәм пластмассадан ясалган күркәләр белән бизәлгән булырга мөмкин[14].

Коеп ясалган чыршылар (силикон, резина)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коеп ясалган чыршылар чын агачлар кебек. Агачның һәр ботагы кул белән коела, нигезе көрән буяу белән буяла. Әлеге ысул белән эшләнгән чыршыларның энәләр куе килеп чыга.

Шулай ук ПВХ материаллары белән коеп ясау технологиясе берләштерелеп җитештерелгән ясалма чыршылар да була[13].

Диодлы чыршылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диодлы чыршылар — корыч каркаслы, ПВХ тасмасыннан эшләнгән энәле чыршы, энәләр арасына яктылык үткәрә торган диодлы җепләр куела. Әлеге чыршыларны үт ярдәмендә эшләтеп була һәм аларның ботаклары янып тора[15].

  1. 1 2 Forbes, Bruce David. Christmas: A Candid History, (Google Books Архивная копия от 29 июль 2016 на Wayback Machine), University of California Press, 2007, pp. 121—22, (ISBN 0-520-25104-0)
  2. 1 2 3 Hewitt, James. The Christmas Tree, (Google Books Архивная копия от 23 июнь 2016 на Wayback Machine), Lulu.com, 2007, pp. 33—36, (ISBN 1-4303-0820-6).
  3. 1 2 Perkins, Broderick. «Faux Christmas Tree Crop Yields Special Concerns 2008 елның 8 сентябрь көнендә архивланган.», Realty Times, December 12, 2003, accessed December 15, 2008.
  4. 1 2 John, J. A Christmas Compendium, (Google Books Архивная копия от 20 июль 2014 на Wayback Machine), Continuum International Publishing Group, 2005, p. 129, (ISBN 0-8264-8749-1).
  5. 1 2 Silverthorne, Elizabeth. Christmas in Texas, (Google Books Архивная копия от 5 март 2022 на Wayback Machine), Texas A&M University Press, 1994, p. 62, (ISBN 0-89096-578-1).
  6. 1 2 3 4 Marling, Karal Ann. Merry Christmas!: Celebrating America's Greatest Holiday. — Harvard University Press, 2000.анг--> — P. 58—62. — ISBN 0674003187.
  7. «Christmas Tree Traditions Архивная копия от 4 июль 2010 на Wayback Machine», University of Illinois Extension, accessed December 15, 2008.
  8. 1 2 Искусственные ёлки: когда появились, история, где находится старейшая в мире. dp.ru (12 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 ноябрь 2024.
  9. Елка новогодняя искусственная. Подробное описание экспоната, аудиогид, интересные факты. Официальный сайт Artefact. ar.culture.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 ноябрь 2024.
  10. Marling, Karal Ann. Merry Christmas!: Celebrating America’s Greatest Holiday, (Google Books Архивная копия от 5 март 2022 на Wayback Machine), Harvard University Press, 2000, pp. 58—62, (ISBN 0-674-00318-7).
  11. Andrews, Candice Gaukel. Great Wisconsin Winter Weekends, (Google Books Архивная копия от 5 март 2022 на Wayback Machine), Big Earth Publishing, 2006, p. 178, (ISBN 1-931599-71-8)
  12. Pinto, Barbara. «Town Leads Aluminium Christmas Tree Revival Архивная копия от 25 март 2010 на Wayback Machine», ABC News, December 18, 2005, accessed December 14, 2008.
  13. 1 2 Выбрать елку и не сойти с ума. Разбираемся в сортах искусственных елок (2021-11-11). 21 ноябрь 2024 тикшерелде.
  14. 1 2 Искусственная елка: какая лучше, как выбрать (2023-12-06). 21 ноябрь 2024 тикшерелде.
  15. Анна Джей. Литая или светодиодная? Какая искусственная елка лучше и безопаснее (2019-12-26). 21 ноябрь 2024 тикшерелде.
  • Авдонина М. Ю., Жабо Н. И. Гиперконцепт «ёлка»: лингвистический аспект в современном коде новогоднего ритуала // Вестник Московского государственного лингвистического университета. Гуманитарные науки. 2015. № 27).
  • Баранникова Г. И. Учебная модель организации номинативного поля концепта «зима» // Гуманитарный вестник. 2013. № 2.
  • Ханипова И. «Да здравствует Новый советский год» (политизация новогодней ёлки в советской России) // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2012. № 3—4. U
  • Шульга Е. В. Праздник новогодней ёлки в школах России: век вчерашний — век нынешний // Историко-педагогический журнал. 2012. № 2.