Яшел агач елан

Яшел агач елан (рус. Зелёная деревя́нная змея́) — Кытай календаре буенча 2025 ел символы.

Елан елының башлануы — 2025 елның 29 гыйнвары, тәмамлануы — 2026 елның 16 феврале[1].

Елан елы

Кытай гороскобында 12 хайван бар, аларның һәрберсе билгеле бер елга туры килә. Хайван металл, агач, су, ут, җир элементларының берсе белән бәйләнгән булырга мөмкин. Ягъни 12 елга бер тапкыр чиратлашып торган элементларның берсе белән бәйле хайван елы туры килә. Барлыгы 60 төрле комбинация булырга мөмкин. Шул рәвешле, кытай гороскобында цикл 60 ел эчендә яңара[2].

Елан гороскопның 12 еллык циклында 6 нчы урында тора һәм:

  • металл (ак) елан;
  • агач (яшел) елан;
  • су (зәңгәр) елан;
  • ут (кызыл) елан;
  • җир (сары) елан булырга мөмкин[1].
Года по китайскому календарю.jpg

Алдагы елан еллары

Шул рәвешле, моңа кадәр яшел агач елан елы 1965 елда була[3].

Символ турында

Елан Кытай мәдәниятендә табигать көче символы булып санала, бу хайваннарга хөрмәт белән карыйлар[2]. Кытай алиһәсе Нюйваны елан тәне һәм кеше башы белән сурәтлиләр[4]. «Шань хай цзин» мифология китабында бизәнү әйбере сыйфатында елан таккан аллаларның тасвирламалары очрый.

Еланны акыл, тәҗрибәлелек, хәйләкәрлек, зирәклек һәм тугрылык кебек сыйфатлар аша сурәтлиләр[5].

2025 ел символын сыйфатлый торган төс һәм стихия (яшел, агач) көнчыгышта үсешне һәм даими рәвештә югарыга омтылышны гәүдәләндерә.

undefined

Яшел агач елан елын каршылау гореф-гадәтләре

Яшел агач еланны гаилә эчендә яисә якын дуслары белән бергәләп каршылыйлар.

Традиция буенча, яшел агач елан киемдә түбәндәге төсләргә өстенлек бирә[6]:

  • яшел;
  • кызыл;
  • сары (алтын)
  • соры;
  • кара.

Киемне вак мәрҗәннәр, пайеткалар, чигү, ялтыравык вак ташлар белән бизәү хуплана. Йорт бизәлешендә салкын төсләр [6], шулай ук ялтыравык ука — мишура кулланыла, соңгысы бигрәк тә елан тиресе кебек уйнап тора[1].

Бәйрәм табынына деликатеслар (ит, балык, диңгез продкутлары, йомырка, сыр) куялар.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Зеленая Деревянная Змея - символ 2025 года по восточному календарю (2024-10-04). 13 ноябрь 2024 тикшерелде.
  2. 1 2 Зеленая Деревянная Змея. Что нужно знать о символе 2025 года (2024-09-16). 13 ноябрь 2024 тикшерелде.
  3. Анна Луговая. Каким будет следующий год Змеи по китайскому гороскопу: характеристики и описание знака (2024-10-17). 13 ноябрь 2024 тикшерелде.
  4. Нюйва — создательница человеческих существ. www.epochtimes.ru (9 апрель 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2024.
  5. Зеленая деревянная змея - символ 2025 года: что важно знать о главном символе. 13 ноябрь 2024 тикшерелде.
  6. 1 2 Екатерина Козлова. Принесет удачу: каким будет 2025 год Зеленой Деревянной Змеи (2024-11-09). 13 ноябрь 2024 тикшерелде.

Әдәбият

  • Проничева И. А. Роль культурной коннотации в адаптации семантики заимствованных образов в русской лингвокультуре (на примере 12 знаков по восточному календарю) // Тульский научный вестник. Серия История. Языкознание. 2020. № 3.
  • Чжан Цзиньлэй, Непомнящих Е. А. Текстологическая специфика гороскопов (на материале русского и китайского языков) // Евразийский Союз Учёных. 2020. № 4-9.
  • Цзя Хуэйминь Лунный календарь и знаки зодиака в повседневной культуре Китая // Манускрипт. 2016. № 7-1 .
  • Цзя Хуэйминь Китайские новогодние праздники по лунному календарю в повседневной культуре современного Китая // Общество: философия, история, культура. 2016. № 8.

Сылтамалар

Төркемнәр