Яңа Авыл (Әстерхан)

Яңа Авыл (рус. Янго-Аул) — 1957 елдан Әстерхан шәһәренең Ленин районына керә торган карагаш татарлары авылы[1].

Географиясе

Яңа Авыл Прямая һәм Кривая Болда елгалары барлыкка китергән утрауның көньяк-көнбатыш читендә урнашка. Төньяк-көнбатышка таба аннан элеккеге Ирекле бистәсе, көнчыгышка таба — «Болдинское», «Ивушка», «Лилия», «Портовик», «Прожектор» һәм башка бакчачылык ширкәтләре урнашкан. Әстерхан үзәгенә кадәр ераклык турыдан — туры 7 километрдан азрак, ә автоюллар буенча 10 километрга якын.[2]

Халкы

Бүгенге көндә Әстерхан шәһәренә керә торган авылда әстерхан татарларының этник төркеме булган карагаш татарлары яши.[3]

Инфраструктурасы

Район, нигездә, шәхси сектор итеп төзелгән, Ерак һәм Валдай урамнары арасында урнашкан совет чорындагы күп фатирлы йортларның кечкенә генә кварталы бар. Яңа Авыл территориясендә шәһәрнең 3нче һәм 71нче мәктәпләре, берничә супермаркет эшли.

Транспорт

Яңа Авыл шәһәрнең башка өлешләре белән 19с номерлы автобус маршруты һәм 93нче номерлы маршрут таксие белән бәйле.

Искәрмәләр

  1. Косов А. История названий поселков г. Астрахани. Справочник по истории имён улиц города Астрахани. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 сентябрь 2020. Архивировано 20 апрель 2017 года.
  2. Расстояния приводятся по данным сервиса «Яндекс.Карты».
  3. Э. Ш. Идрисов. Карагаши. Зур Россия энциклопедиясе 2020 елның 24 октябрь көнендә архивланган. [рус.]

Төркемнәр