Яңгураз (Мордовия)
Яңгураз (рус. Енгуразово) — Мордовиянең Темников районына керүче татар авылы. Темников татарлары яши.
1795-1800 елларда 20 гаилә Яңгыраздан китеп, Тамбов губернасының көньягында Енгуразовские выселки (Яңгыраз (Тамбов өлкәсе)) авылын оештыралар. Авылда 1866 елга 62 йорт булган.
Авыл атамасы, аның хуҗалары булып торган Енгуразовлардан килә.