Җирнең тәүлеклек әйләнүе
Файл:AxialTiltObliquity.png
Эклиптика яссылыгына (Җирнең орбитасы яссылыгына) карата Җирнең күчәренең авышлыгы
Җирнең тәүлеклек әйләнүе — Җирнең үз күчәре тирәсендә бер йолдыз тәүлеге периодлы әйләнүе. Нәтиҗәсендә күк йөзенең тәүлеклек әйләнүе күренешене күзәтергә була. Җирнең әйләнүе көнбатыштан көнчыгышка була. Тимерказыктан яки эклиптиканың төньяк котыбыннан күзәтеп торганда, Җирнең әйләнүе сәгать йөреше кирегә бара.