Дзюдо
Дзюдо тарихы
Дзюдо XIX гасыр ахырында барлыкка килә һәм тиз арада бөтен дөнья буенча тарала. Дзюдо дзюдзюцу (джиу-джитсу) дип аталган борынгы көрәш төреннән формалаша.
1964 елда дзюдо Олимпия уеннары программасына кертелә.
Кагыйдәләр
Дзюдода көндәшне келәмгә егып салу, авырту китерә торган алымнар, тотып торулар, буу алымнары, сугулар файдаланыла. Дзюдода, бокс, карате һәм нигезен сугу алымнары тәшкил иткән башка көрәш төрләреннән аермалы буларак, төп өлешне стойкада һәм партерда көрәш алымнары файдалану тәшкил итә. Башка көрәш төрләреннән (грек-рим көрәше, ирекле көрәш) дзюдо физик көч азрак кулланылу, техник алымнар байлыгы белән аерылып тора.
Тагын кара
Сылтамалар
- Универсиада 2013 сайтында дзюдо 2012 елның 20 июль көнендә архивланган.