Харис Йосыпов
Тәрҗемәи хәле
Харис Монасыйп улы Йосыпов 1929 елның 24 сентябрендә Башкортстанның Мәсәгуть кантоны (хәзер Салават районы) Аркавыл авылында дөньяга килгән. Сабантуйларында көрәштә даими катнаша.
Хәрби хезмәтне үтәгән чагында дзюдо көрәше белән шөгыльләнә башлый. 1958 елны, Чиләбе дәүләт педагогика институтын тәмамлагач, Күмертау ТЭЦында физик культура инструкторы булып эшли. 1961 елдан – укытучы-тренер эшендә: Чиләбе штурманнар югары авиация училищесында өлкән укытучы (1961-1969), «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте өлкән тренеры (1969-70), Омск физкультура институты Чиләбе филиалында үзе оештырган көрәш кафедрасында өлкән укытучы, доцент, профессор (1970-2007).
Татар милли көрәшендә 1960 елда Казанда узган РСФСР беренчелегендә авыр үлчәүдә чемпион. 14 тапкыр Чиләбе сабантуе баш батыры.
1969-88 елларда СССР яшьләр җыелма командасы тренеры. Ул Олимпия уеннары призеры Г. Веричевны, Европа чемпионы В. Бетановны, 14 СССР халыкара классы спорт остасын, 250 спорт остасын тәрбияләгән, 80нән артык фәнни хезмәт язган.
Харис Йосыповның йөрәге 2009 елның 8 июнендә тибүдән туктый.
Мактаулы исемнәре һәм дәүләт бүләкләре
Истәлеге
Салават районы үзәге Малаяз авылында ел саен Харис Йосыпов бүләкләренә, хәзер инде истәлегенә татар-башкорт көрәше бәйгесе үткәрелә.
Чыганак
- Илдус Илдарханов. Без көрәшче халык. – Казан, 2009. 110—119 битләр 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- ↑ Челябинский рабочий — Башкиры, archived from the original on 2013-11-02, retrieved 2016-06-08
- ↑ Харис Батыр (PDF), archived from the original (PDF) on 2016-03-04, retrieved 2016-06-08